Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.08.2015

Казанда “Мастерс” турнирында Россия синхрон йөзү буенча беренче “алтын”ын яулады

Казанда “Мастерс” турнирында Россия синхрон йөзү буенча беренче “алтын”ын яулады Казанда “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионатын синхрон йөзү буенча ярышлар ачып җибәрде.

“Мастерс” турниры – 25 яшьтән алып 100 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк һәвәскәр спортчылар, шулай ук олимпия чемпионнары ярышы. Ярышлар 5 нче августтан 16 нчы августка кадәр узачак.

Бүген чемпионатның беренче көнендә техник программада ялгыз чыгышлар булды. Россиянең ике синхрончысы алтын медаль яулады. Аларның берсе Ольга Миленинага хәтта 74 яшь!

Турнирда 5 яшь төркемендә 16 спортчы чыгыш ясаган. Ярышларда катнашучыларның иң яшенә 33, иң өлкәненә 74 яшь.

“Мастерс” категориясендә синхрон йөзү буенча ярышлар директоры, өч тапкыр олимпия чемпионкасы Ольга Брусникина әйтүенчә, катнашучының яше 25 яшьтән ким булмаска тиеш.

Ольга Миленина Демис Руссосның лирик композициясенә бию башкарган. 33 яшьлек Лилия Усова хыялы чынга ашуын билгеләп узган. “Үзем тренер, очраклы гына чемпионат үткәрелү турында ишетеп, үземне сынап карарга теләдем, чөнки балакчактан шундый хыялым бар иде. “Алтын” булыр дип күз алдына да китермәдем”, - ди ул.

Иртәгә хатын-кызлар дуэтлары арасында турнир узачак, ә 7 нче августта синхрон йөзүдә төркемнәр чыгыш ясаячак. Синхрон йөзү буенча ярышларда барлыгы 11 илдән 35 спортчы катнаша. Аларның икесе – россиялеләр. Ярышлар “Акчарлак” бассейнында уза.

Шулай ук 7 нче августта Казансуда ачык суда йөзү буенча ярышлар башлана.

“Мастерс” категориясендә барлыгы 71 илдән 2639 спортчының катнашуы көтелә. Россиядән 1159 вәкил чыгыш ясаячак. Бу хакта Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатын оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20