Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.02.2016

Казанда җәмәгатьчелек мәшһүр тел галиме, профессор Фуат Әшраф улы Ганиев белән хушлашты

Казанда җәмәгатьчелек мәшһүр тел галиме, профессор Фуат Әшраф улы Ганиев белән хушлашты Бүген Казанда киң җәмәгатьчелек мәшһүр татар зыялысы – профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев белән хушлашты. Фуат ага безнең арадан кичә, 28 февраль көнне, 86нчы яшендә бакыйлыкка күчте.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында оештырылган матәм чарасына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгьват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, мәрхүмнең якыннары, дуслары, күп санлы хезмәттәшләре, шәкертләре килгән иде.

Матәм чарасын ачкан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Абдуллин сүзләренчә, шушы академиягә нигез салынган көннән алып диярлек Фуат ага Ганиев аның әгъзасы булып торган, озак еллар буе гуманитар фәннәр бүлегендә хезмәт куйган. Татар интеллигенциясе вәкиле буларак, ул киңкырлы белемгә ия галим генә түгел, татар телен саклап калуга, өйрәнү, үстерүгә гаять зур өлеш керткән шәхес. Бу уңайдан ул Фуат аганың телне саклауга юнәлтелгән программалар әзерләү буенча иҗтимагый төркемнәр эшендә актив катнашуын, “Татарстан Республикасы хаклыклары телләре турында”гы законның автордашы булуын искәртеп үтте.

Республика җитәкчелеге исеменнән матәм чарасында катнашкан Римма Ратникова мәрхүмнең мәшһүр галим, татар тел гыйлеменә, гомумән, төрки телләр үсешенә үзеннән зур өлеш керткән абруйлы шәхес булын билгеләп, аның 300дән артык фәнни хезмәте, ул төзегән сүзлекләр, татар теленең 3 томлы аңлатмалы сүзлеге тел тарихында якты маяк булды, Фуат Әшраф улы гомере буе милләтебезгә, туган телебезгә хезмәт итте, диде. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары мәшһүр галимнең Татарстан парламенты белән хезмәттәшлек итүенә, милли күтәрелеш елларында бер төркем галимнәр белән бергә Югары Совет утырышларында, татар теле язмышын кайгыртып, ялкынлы чыгышлар ясавын хәтердә яңартты. Шул чорларда килеп туган законнарны татар һәм рус телләрендә бер дәрәҗәдә кабул итү мәсьәләсен хәл итү юллары академик Фуат Ганиев катнашында ачыкланган. Законнарны тәңгәлләштерү утырышлары эшендә дә ул актив катнашкан, күп кенә терминнарны уйлап тапкан. Римма Ратникова моның татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүдә бик мөһим, тарихи кимәлдәге эш булуына басым ясады. Ул галимнең ялкынлы чыгышларының аудиторияләргә генә сыймавын, туган телне саклауның әһәмиятен аңлатып, матбугат аша да халкыбызга мөрәҗәгать итүен, күп санлы чыгышлар ясавын билгеләп: “Васыятегезне киләчәк буыннарга тапшыру, бигрәк тә бүген, телләрне изеп китүче глобальләшү чорында, – безгә бик олы бурыч. Татар лингвистикасының иң яңа тарихында тулы бер дәверне үз эченә алган зур казанышлар авторының данлы исеме мәңге онытылмас! Аның хезмәтләре үлемсез. Алар күп гасырлар дәвамында халкыбызга хезмәт итсен иде”, – диде һәм мәрхүмнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин да Фуат аганы зурлап, татар тел гыйлеме өлкәсенең, гомумән, татар фән дөньясының бүген зур югалту кичерүен ассызыклады. “Фуат аганың гаярьлеге, татарлыгы белән горурлануы, тоткан юлына тугры калуы һәрвакыт ачык күренде. Ул алты дистә елга якын институтыбыз тормышы, яшәеше, борчу-кагыйлары белән яшәгән, үзенең мәктәбен булдырган олы галим. Бүген лексикография юнәлешендә сүзлекчеләрнең эзлекле рәвештә эшләп торырлык бүлеге, аның белгечләре бар икән, бу – Фуат абый салган юлның дәвам итүенә дәлил”, – диде ул. Татарстанга чит төбәкләрдән галимнәр килгән чакта ул аларны каршы ала, кунак итә белде. Татарны, Татарстанны, Казанны яратып китсеннәр өчен һәрнәрсәне эшли торган иде. Төгәл фәннәр вәкилләре дә аны хөрмәт итеп, шәхесен танып яшәде, дип билгеләп үтте Ким Миңнуллин.

Илдар Мөхәммәтов ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф системасы хезмәткәрләре, шәхсән үзе исеменнән мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклашуын белдереп: “Кызганыч ки, татар халкының умыртка баганалары – күренекле галимнәребез арабыздан китә бара. Татар тел гыйлеме, тюркология проблемалары буенча күп санлы хезмәтләр авторы Фуат ага Ганиев шәкертләре мәгариф системасында хезмәт күрсәтә, фән дөньясында эшли. Алар киләчәктә дә галим башлаган эшнең лаеклы дәвамчылары булыр”, – дигән ышанычын җиткерде.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сүзләренчә, бүген Татарстанның фән дөньясы гына түгел, мәдәнияте дә зур югалту кичерә. Ул галимнең узган гасырның 90нчы елларында Казан дәүләт консерваториясендә мөгаллимлек итүенә, аның шәкерте булу бәхетенә ирешүенә игътибарны юнәлтеп: “Фуат ага республика музыка белгечләренә татар теле, әдәбиятының югарылыгын, матурлыгын ачкан, аларга карата мәхәббәт уяткан кеше. Шөкер, бүген бу эшне дәвам итүчеләр бар. Тыныч йоклагыз, Фуат ага! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын”, – диде.

Матәм чарасында КФУның Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җәмалетдинов, ТР Фәннәр академиясенең гуманитар фәннәр бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиев, шулай ук мәрхүмнең оныгы – “Татармультфильм” студиясе директоры Азат Ганиев та хатирәләрен уртаклашып, мәрхүм хакында җылы сүзләр әйтте.

Фуат Әшраф улы Ганиев бүген Казанның татар зиратында җирләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20