Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.02.2016

Казанда милли җыр сәнгате вәкилләре легендар шәхес Илһам Шакиров хөрмәтенә җырлады

Казанда милли җыр сәнгате вәкилләре легендар шәхес Илһам Шакиров хөрмәтенә җырладыТатар халкының мәшһүр җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның 81 яшьлек туган көнендә кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 60 ел гомеререн татар җыр сәнгатенә багышлаган легендар шәхескә багышланган концерт булды.

Җырлы-моңлы кичә башланыр алдыннан, тамашачылар Илһам ага Шакировның фотолары, аның турындагы язмалар урнаштырылган стендлар белән таныша алды.

Мәдәни чарада ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, күренекле баянчы Кирам Сатиев, продюсер, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале директоры Рифат Фәттахов һәм Илһам ага Шакиров иҗатына мөкиббән күп санлы тамашачы катнашты. Соңгылары арасында күренекле иҗатчылар - шагыйрь Роберт Миңнуллин, юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин, җырчы Салават Фәтхетдинов һ.б танылган шәхесләр бар иде. Концертка татарның саекмас моң чишмәсе Әлфия Авзалова да чакырулы булып, ни үкенеч, ул килә алмаган булып чыкты. Мәдәни чараның шәрәфле кунаклары арасында аның 2 кызы – Гүзәл һәм Зөлфия ханымнар булды.

Сәхнә түрендәге экранда – иксез-чиксез диңгез сурәте. Илһам Шакиров башкаруында “Әдрән диңгез” җыры язмада яңгырый... Тамаша залын әсир иткән бу моң күңелләрне айкап-айкап ала, халкыбызның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра. Инде “Әдрән диңгез” җырын Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры лауреаты Рөстәм Насыйбуллин  башкара. Моңлы тавыш иясе булган яшь егетнең сәхнә түренә чыгуы буыннар арасындагы тарихи, мәдәни, рухи чылбырның өзелмәве, лаеклы рәвештә дәвам итүе турында искәрткәндәй була... Әйе, Илһам ага Шакиров үзе бүген сәхнәдә чыгыш ясамаса да, чыгышларны залда гына тамаша кылып утырса да, концертта башкарылган җырларның барысы да аның хөрмәтенә яңгырады. Рәхмәтле тамашачы гомерен татар сәнгатенә багышлаган яраткан җырчысын аягүрә алкышлады, аны чәчәкләргә күмде.

Концертта татар җыр сәнгатенең бүгенге күренекле вәкилләре, Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале, шулай ук “Татар моңы” халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы лауреатлары, аерым алганда, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Азат Абитов, Артур Шөгаепов, Марсель Вәгыйзов, Руслан Галимуллин һ.б. Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” музыка уен кораллары ансамбле башкарган көйләргә кушылып җырлады. Башкарылган җырларның шактые Илһам ага Шакиров репертуарыннан иде: “Саумы, Кояш”, “Хушлашырга ашыкма”, “Күн авылы көе”, “Казакъ кызы сөйгәнем”, “Кичер мине, әнкәй, гафу ит”, “Керфекләрең синең нигә кара”, “Гүзәлем”, “Өммегөлсем”, “Ромашкалар” һ.б. Иң югары дәрәҗәдә фәкать тере тавышка башкарылган әлеге җырларны халык, тын да алмый дигәндәй, тыңлады.

Филүс Каһиров фикеренчә, Илһам ага Шакиров кебек җырчыларның йөз елга бер туу турында юкка гына әйтмиләр, аның югарылыгына җитү мөмкин түгел. “Илһам ага башкарган җырлар, аның тавышы, моңы – татар сәнгатенең алтын мирасы”, – диде ул һәм легендар шәхесне туган көне белән тәбрикләп, шул исәптән бүгенге татар җыр сәнгате вәкилләре исеменнән рәхмәт белдереп, аның алдында баш иде.

Моннан тыш, җырлы-моңлы чарада күренекле җырчы Хәмдүнә Тимергалиева да катнашып чыгып ясады. Ул үзенең иҗат юлын Илһам ага төркемендә башлавын искәртеп, бүгенгә кадәр татарда аның дәрәҗәсендә җырчы тумаган әле, дип билгеләп үтте.

Бүгенге концертта чыгыш ясаучылар арасында Илһам ага Шакиров белән эшләү бәхете тәтегән икенче бер татар җырчысы Фердинант Фәтхи дә бар иде. “Илһам ага киңәшләре, ярдәме белән башка җырчыларга карата һәрвакыт мәрхәмәтле булды. Татар халкыбыз аның кебек асыл җырчысы булуы белән бик бәхетле. Илһам ага әби-бабаларыбызның тормыш авыр заманнарда йөрәкләреннән өзелеп чыккан борынгы җырларны халыкка ирештерде, ул башкарган җырлар бүгенге яшьләр өчен дә дәреслек булсын иде. Ходай аңа саулык, озын гомер бирсен”, – дип теләкләрен җиткерде ул.

Сүз алып сәхнәгә чыккан Айдар Фәйзрахманов бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен искитмәле матур бәйрәм – милләтебезнең моң бакчасы – Илһам абыйның туган көне, диде. “Без бу көнне ел саен көтеп алабыз һәм аны шушы бинада билгеләп узабыз. Алай гына да түгел, без бу бәйрәмгә шактый алдан әзерләнә башлыйбыз”, – дип сөйләде ул, Илһам ага Шакировның яңа фатирга күченүен, филармония җитәкчелегенең моннан ярты ай элек үк шунда аның хәл-әхвәлен белешергә баруын тәгаенләп. Киләчәктә татар җыр сәнгатенә өлеш керткән шәхесләр өчен Илһам Шакиров исемендәге бүләк булдыру зарурияте турында да әйтте. Айдар Фәйзрахманов мәшһүр җырчыны гомер бәйрәме белән котлап, аңа чәчәк бәйләме тапшырды һәм Мөдәррис Әгъләмнең Илһам агага багышлап язылган шигырен сөйләде.

Сәхнәгә үзенең җитәкчесеннән соң ук чыккан ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең җырлы-биюле чыгышы кичәне тагын да ямьләндерде.

Гомумән алганда, 2,5 сәгать дәвам иткән концерт зәвыклы, саф татар җыр сәнгатен яратучылар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Тамашачы бу кичтә милли моңнан күңел кылларын иркәләтте, тормыш мәшәкатьләре турында онытып, җанын ял иттерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20