Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2015

Казанда “Минем яраткан балалар табибым” премиясендә тавыш бирү башлана

Казанда “Минем яраткан балалар табибым” юбилей премиясендә тавыш бирү башлана. Бу уңайдан, 26 нчы ноябрь 13 сәгатьтә, Республика балалар клиник хастаханәсе филиалы булган “Азино” балалар сырхауханәсендә матбугат конференциясе узачак. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Журналистларның сорауларына ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Казан шәһәренең баш педиатры Гөлсинә Хуҗиева, премияне оештыру комитеты җитәкчесе Азат Абашев, премиядә тавыш бирү нәтиҗәләре бунча ике тапкыр җиңүче, 7 нче шәһәр балалар сырхауханәсе табибы Лилия Гыйлемханова һәм башкалар җавап бирәчәк.

Быел проектның 5 еллык юбилее билгеләп үтелә. Премияне җиңүче гаиләсе белән Канар утрауларына бару хокукын алачак. Төп приз белән акциянең төп партнерларының берсе булган “Юниверсал Холидейз” туристик компаниясе тәэмин итә. Премияне оештыруда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россиядә Danone компанияләре төркеме ярдәм күрсәтә.

Тавыш бирү 26 нчы ноябрьдә башланачак. Акция 5 атна дәвам итәчәк. Шул рәвешле, 2015 нче елда Казанда иң яраткан балалар табибы елның соңгы көнендә – 31 нче декабрьдә билгеле булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20