Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Казанда мәктәпләрне төзекләндерүгә 95 миллион сумнан артык акча тотылачак

Казанда мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү өчен 95 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбесендә Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде. Моннан тыш 13 мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Шулай ук Илсур Һадиуллин ике мәктәп төзелеп бетеп килүен дә җиткерде. 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр Икенче Азино һәм «Җиденче күк» торак комплексында кулланылышка тапшырыла. Алар профильле уку йортлары булачак.

Шулай ук 2018 елда 800 урынга «Якты дала» комплексында да мәктәп ачылу ниятләнә. Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, бүген шәһәргә тагын 17 мәктәп җитми.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!