Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.12.2015

Казанда «могҗизалы селфи» белән шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын кабыздылар

Казанда «могҗизалы селфи» белән шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын кабыздылар Казанда Меңьеллык паркында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысы кабынды. Бу – Татарстандагы иң биек һәм матур чыршы. Чыршыдагы бәйрәм утларын кабызу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Ул шәһәрлеләргә һәм башкала кунакларына шатлыклы Яңа еллар һәм теләкләренең чынга ашуын теләде.

“Без һәрберебез дә, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, Яңа ел могҗизасын көтәбез, - дип мөрәҗәгать итте җыелган шәһәрлеләргә И.Метшин. – 2015 елны хезмәттә, иҗатта һәм дустанә мөнәсәбәттә уздырдык, күп эш башкардык, балаларыбыз күп сөенечләр китерде. Киләсе елда иң көтеп алынган хыял-максатларыгызга ирешергә насыйп булсын. Бәхет, сәламәтлек һәм шатлыклы Яңа еллар!”

Бу елда Казандагы төп чыршыны ачу тантанасы гадәти генә булмады: оештыручылар, балаларны җәлеп итәргә теләп, гаджетларны әкияти тамашаның төп темасы итеп сайлаган.

Кыш Бабай (сүз уңаеннан, ул IT-технологияләрне бик яхшы белә) чыкканчыга кадәр, балалар ялган кышкы тылсымчы – Интернет Бабай белән танышырга өлгерделәр. Чын Кыш Бабайның сәхнәгә менүе булды, балалар, әлбәттә, аны танып алдылар. Тылсымчы үзенең дусты Интернеттан балаларга укуларында ярдәм итүен һәм яңа әкиятләр белән таныштыруын, файдасызга вакытларын сарыф итмәвен сорады.

Шуннан соң И.Метшин һәм Кыш Бабай “могҗизалы селфи” ясадылар, ул Яңа ел чыршысы утларын кабызырга булышты, ә шәһәрлеләр бәйрәм салютын күрә алды, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Иртәгә исә теләге булган кешеләр Иске Татар бистәсендәге “халык йөрүләренә” кушыла ала. 16.00 сәгатьтә бистә территориясендә чыршы шәһәрчеге ачыла, якынлашып килә торган Кинематограф елы аның төп темасы булачак. Анда чып-чынлап кино төшерүләр үтәчәк, чарада теләге булган һәркем дә катнаша ала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20