Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Казанда Мәскәүнең Җәмигъ мәчете турында фильм күрсәтелә

16 май көнне 19:00 сәгатьтә Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Перерождение"дигән яңа фильм тәкъдим ителә. Шулай ук, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовның „По морю жизни“ аудио китабының презентациясе булачак, дип хәбәр итә „Татар-информ“ мәгълүмат агетлыгына ."Перерождение» фильмының продюсер ярдәмчесе Марсель Насыйбуллин.

«Перерождение» фильмының режиссерлары — Фәрит Фарисов һәм Арслан Ганиев, — ди Марсель Насыйбуллин. — 40 минутлык фильмда Мәскәү мәчетенең чал тарихы һәм бүгенгесе тасвирлана. 1916 елда төшерелгән фильм Казан тамашачысына беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Фильмның герое Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов".

Мәскәү Җәмигъ мәчете — сыйдырышлылыгы ягыннан Европада иң зур мәчетләрдән санала. Аның мәйданы 19 мең квадрат метр. Мәчет алты катлы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин