Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2016

Казанда муниципаль милекне ташламалы арендага бирү буенча яңа программа өчен объектлар исемлеге тәкъдим ителде

Казанда муниципаль милекне ташламалы арендага бирү буенча яңа программа өчен объектлар исемлеге тәкъдим ителде Казан каласында бизнеска ярдәм чаралары кысаларында биналарны арендага бирүдә ташламалар каралган.

Бүген Казан ратушасында Татарстан башкаласында бизнеска ярдәм чаралары буларак шәһәрнең ташламалы кредит бирүдә яңа программа, биналарны арендага бирүдә ташламалар мәсьәләсендә үткәрелгән матбугат конференциясендә кредитлар турында шәһәр Башкарма комитеты башлыгының икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Иван Кузнецов, арендага бирү шартлары буенча Башкарма комитетның профильле комитетлары – Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәүтдинов белән Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров ачыклык кертте.

Муниципаль милекне ташламалы арендага бирү буенча яңа программа өчен объектлар исемлеге тәкъдим ителеп, ә анда 100 объект турында сүз бара, ул мэрия сайтында дөнья күрде. Аукцион аша беренче сәүдә уздыру турында 18 мартта карар чыгарга тиешлеге билгеле, аукцион исә 29 апрельдә булыр дип көтелә.

Шул рәвешле, эшкуарларга ташламалы шартларда арендага биреләсе биналар 5 елга кадәр вакытка тәкъдим ителә. Әгәр заявкалар кабул итү нәтиҗәләре буенча объектка ихтыяҗ 1дән артык булса, аукцион үткәрелә һәм аның барышында еллык аренда бәясе формалаша, лот өчен иң зур сумма тәкъдим иткәне җиңүче була. Баштагы 2 елны эшкуар аренда өчен түләми, ягъни аренда бәясенә процент ставкасы нуль санала, 3 нче елында еллык аренда бәясенең 25 процентын гына, 4 нче елында 50 процентын, 5 нчесендә 75 прцентын түли, дип аңлатты Ренат Галәүтдинов.

Сәүдә уздырырга кимендә 20 көн кала, РФның сату уздыру (закупки) сайтында да, Казан каласы Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтында да аукцион уздыру вакыты һәм урыны, катнашу шартлары, катнашуга заявка бирү көне чиге турында мәгълүмат бирелә, хәбәр яздырып алучыларга электрон юл белән белешмә җибәрелә (рассылка). Шунысын да билгеләп үтү кирәк: аукционда Казанда эшен башларга торган башка төбәк кешеләре дә катнаша ала, ләкин башта шәһәр территориясендә икенчел салым исәбенә теркәлергә кирәк була.

Журналистларга игълан ителгәнчә, шәһәр Башкарма комитеты сайтында бүгеннән кече һәм урта бизнес субъектлары өчен яңа сервис эшли башлаган. Анда тиз арада муниципаль күчемсез милекне ташламалы арендалау программасы, объектлар исемлеге, электрон картада урыны, төп характеристикалары турында тулы мәгълүмат алу, фотографияләрен карау мөмкинлеге булдырылган. Шунда ук электрон заявка бирергә була. Ләкин шунысы бар: эре бизнес субъектлары аукционда катнаша алмый. Ташламалы арендалау программасында алдауларга, арадашчылык итеп акча эшләүчеләргә юл куймас өчен, саклык чаралары каралган, мәсәлән, андый объектларны субарендага бирү рөхсәт ителми, шулай була икән, аренда килешүе берьяклы өзелә. Шәһәр спекулятив бизнеска ярдәм итәргә җыенмый, шуңа күрә милекне максатчан файдалану аренда килешүендә күрсәтелгән була, дип кисәтә Ренат Галәүтдинов. Әйтик, аренда килешүен бозган өчен физик затларга 3-5 мең сум, юридик затларга 200-300 мең сум штраф каралган.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты муниципаль милекне ташламалы арендага бирү программасы буенча чама белән 29 апрельдә беренче аукцион уздырмакчы. Бу мәсьәләдә шундый таләп каралган: аукционны атна саен уздыру, һәрберсенә бары тик 5 кенә бина-бүлмә тәкъдим итү күздә тотыла. Шәһәр үзенең бина-бүлмәләрен кече һәм урта бизнеска файдалануга тапшыру белән генә чикләнки, ә бизнесның үсешенә этәргеч бирү, яңа эш урыннары булдыру, салым базасы формалаштыру белән кызыксына. Муниципаль милекне ташламалы шартларда арендага алган компания 1 ел эчендә үзенең хуҗалык эшчәнлеген башларга тиеш – төп шарт шундый. Алай барып чыкмый икән, аренда килешүе өзелә, арендаторга исә еллык аренда бәясе суммасында штраф салына. Р.Галәүтдинов, бу фәкать намуслы эшкуарларны саклау өчен эшләнә, дип аңлатты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20