Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.01.2016

Казанда муниципаль сатып алуларда 305 млн сум акча янга калдырылды - Г.Харитонов

 

Казанда муниципаль сатып алуларда 305 млн сум акча янга калдырылды - Г.ХаритоновМуниципаль заказларның үтә күренмәлелеге, бюджет акчаларының нәтиҗәлелеге, коррупцион рисклар булдармас өчен, 2014 елның 29 декабрендә Казан шәһәре конкуренция сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе оештырылган. Былтыр февраль уртасыннан Татарстан башкаласы бюджет учреждениеләре һәм оешмаларының сатып алу вәкаләтләре шушы дирекциягә тапшырылган. Дирекция исә шәһәр Башкарма комитетында 800дән артык заказчы белән эш итә, аерым алганда, 44 нче федераль закон кысаларында мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт, мәдәният һ.б. учреждениеләр өчен товар сатып алу белән мәшгуль. Дирекция шулай ук 2015 елның июль уртасыннан Казан муниципаль унитар предприятиеләре, башка заказчылар белән багланышлар урнаштырган, алар белән 223 нче федераль закон нигезендә эш йөртә.

Бүген Казан каласы җитәкчелгенең мэр Илсур Метшин рәислегендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе“ киңәшмәсендә дирекция башлыгы Григорий Харитонов еллык эшчәнлеккә хисап тотып, дирекциягә яңа функция салынды, ул заказчыларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенә, заявкалар каралганда базар бәяләренә бәйсез анализларга, килешүләрнең үтәлүенә контрольга карый, диде. Нәтиҗәдә, былтыр 44 нче федераль закон кысаларында 3905 сатып алу процедурасы гамәлдә булган (2014 елда 2006 гына сатып алулар булуын исәпкә алганда, бу сан 2 тапкыр диярлек зуррак), алар буенча 4 млрд 887 млн сумлык муниципаль контракт төзелгән. 223 федераль закон нигезендә эш итеп, дирекция консультацияләре кысаларында МУПлар сатып алуларда башлангыч (максималь) бәяләрнең нигезлелегенә 10316 заявканы анализланган, ә биредә 9 млрд гомуми сумма турында сүз бара, нәтиҗәдә, заявкаларның өчтән беренә бәяләрне коррекцияләү буенча тәкъдимнәр бирелгән. 

Шул рәвешле, шәһәр бюджетының 305 млн сумы янга калдырылган: сатып алуларда финанслау лимитын анализлау этабында 154 млн сумлык 37 проект анализланган һәм шуның 16 млн сумы (10,4 проценты) сатып алуларда башлангыч (максималь) бәяләрнең нигезлелегенә анализ ясау этабында 13 млн (контракт бәясенең 0,3 проценты) исраф ителми калган; көндәшлелек процедуралары уздырып, сатып алуларга заявка урнаштырганда исә 123 млн сум (урнаштырылган барлык заявкалар суммасының 2,4 проценты яки төзелгән муниципаль контрактларның 2,5 проценты) янга калдырылган; 223 нче федераль закон кысаларында эшчәнлек алып барган заказчылар белән багланышта сатып алуларга заявкалар караганда 87 млн сум бюджет акчасы, башлангыч (масималь) бәяне төшертеп, саклап калынган; шул ук вакытта гамәлгә ашырылган сәүдә барышында 66 млн. сум экономияләнгән.

Шуңа күрә узган елны гына эшли башлаган Казан шәһәре конкуренция сәясәте һәм сатып алулар буенча дирекциясе үзен аклады, икътисади кризис шартларында бу аеруча актуаль, дип саный мэр Илсур Метшин. Бюджет акчаларын нәтиҗәле тотарга янә өндим, - без моны контрольда тотарга тиеш, безне дә күз уңыннан җуймыйлар, дип кисәтте шәһәр башлыгы.

Фото metshin.ru сайтыннан алынды.


("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20