Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.02.2016

Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салына

Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу билгеләп үтелә.

13.00дә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынып, күркәм гадәткә әйләнгән митинг узачак. Бу көнне ТР Милли музее "Төп нөсхә" көне үткәрелә, "Моабит дәфтәрләре"н фондлардан чыгарып, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр.

Бу шагыйрьнең Моабит дәфтәрендә үләр алдыннан язылып, могҗиза белән сакланып калган үлемсез әсәрләр ТР Милли музееның иң кыйммәтле экспонатларының берсе санала. Бары 15 февраль көнне 13.30дан башлап 16.00гә кадәр шәһәр кешеләре һәм республика халкының әлеге дәфтәрләрне күрү мөмкинлеге бар.

Шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында 15-16 февральдә "Җәлил укулары" халыкара фәнни конференция узачак. Чараның төп темасы - "Муса Җәлил: ХХI гасыр кыйммәтләре күзлегеннән биография һәм иҗат". 

Конференцияне дискуссия мәйданчыкларында тематик секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак. Конференциядә Татарстан, Башкортстан, Германия тикшеренүчеләре катнаша. Мәртәбәле кунаклар арасында: шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова (Мәскәү) һәм ИКАТАТ Магдебург-Берлин директоры, Көнчыгыш Европага ярдәм җәмгыяте вице-президенты Мистк Хотопп-Рике (Магдебург).

Быел "Моабит дәфтәрләре"нең ТР Милли музее фондларына алынуына 50 ел тула. Конференция ачылышында "Моабит дәфтәрләрен укыйбыз" Бөтенроссия мәдәни акциясе башлана, аны шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова ача.

Конференция эшенең беренче көнендә «Война непрощенных» (режиссер Денис Красильников) документаль фильмын тәкъдим итү узачак, ул 2015 елгы Мөселман киносы фестивалендә документлаь фильмнар арасында беренче урынны алды. Аны караганнан соң түгәрәк өстәл узачак, анда Искәндәр Гыйләҗев, Айсылу Кәбирова, Рөстәм Гайнетдинов, Бөек Ватан сугышы мемориалы музее мөдире Михаил Черепанов һәм башкалар катнаша.

on-line конференция эшендә Берлин, Прага, Мәскәү, Мостафа авылы тикшеренүчеләре катнаша, дип хәбәр итә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һзҗм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20