Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.05.2017

Казанда музейларга бер көн бушка кереп булачак

18 майда, Халыкара музейлар көнендә, Казанда яшәүчеләр һәм башкала кунаклары Казан Кремлендәге музейларны бушлай тамаша кыла алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында хәбәр ителә. 

"Эрмитаж-Казан" үзәгендә, Татарстанның Табигый тарих музее, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, “Манеж” күргәзмә залы, Благовещенск соборы тарихы музее ишекләре 10.00-18.00 сәгатьләрдә, ә Ислам мәдәнияте музее 9.00-19.30 сәгатьләрдә ачык булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!