Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.12.2015

Казанда «NET-контент» республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген «NET-контент» республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясадылар. Чарада ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев, ТР Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова катнашты.
Спикерлар белдергәнчә, конкурс Татарстан Республикасы прокуратурасы химаясында РФ Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән “Бердәм Россия яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелгән. Конкурсның бурычы – төрле ялган продукция, беренче чиратта наркотиклар рекламалау һәм сату белән бәйле зыянлы интернет ресурсларны ачыклау. Конкурсның беренче этабы агымдагы елның 10 мартыннан 1 июненә кадәр узды, икенчесе -1 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәр.
Марат Долговсүзләренчә, экстремистик эчтәлекле мәгълүмат таратуда шикле 300 дән артык сайт ачыкланган, барлык материаллар Роскомнадзорга юнәлдерелгән.
“Икенче этап, беренче этап кына җитәрлек булмавын күрсәтте. Беренче этапта 500 дән артык сылтама булса, бу юлы – 2500. Безнең проект интернет киңлекне чистарту мөмкинлеге бирде дип саныйм, - дип билгеләп үтте Ксения Владимирова.
“Конкурста яшьләр катнашты һәм бу иң мөһиме. Кызганычка каршы, нигездә, наркотиклар сату белән 25-30 яшьлек яшьләр шөгыльләнә. Бу проблеманың катлаулыгын аңлаучы һәм безгә ярдәм итүче яшьләр булуы яхшы. Мондый мәгълүмат таратучы сайтларны вакытында ябу йөзләгән, меңләгән кешеләрне наркотик кулланудан саклый ала. Ә сайтлар меңләгән, бу эш Россия Федерациясенең бөтен территориясендә алып барыла”, - диде Эдуард Гәрәев.
Матбугат конференциясеннән соң конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шулай итеп, “Сәламәт яшәү образы” номинациясендә Чаллыдан Денис Никитин, Минзәләдән Арина Попова,Бөгелмәдән Артур Гәрәев җиңде. “Безнең республика” номинациясендә Бөгелмәдән Василий Каляпин, Нурлаттан Ксения Демидова һәм Чаллыдан Леонид Матвеев призлы урыннарны алды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20