Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2016

Казанда Оренбург дәүләт өлкә драма театрының юбилей гастрольләре узачак

4-9 апрель көннәрендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә М. Горький исемендәге Оренбург дәүләт өлкә драма театры гастрольләре узачак. Тамашачыларга оренбурглылар 4 спектакль күрсәтергә ниятли.

Г. Камал театрында бүген үткәрелгән матбугат конференциясе дә шул уңайдан булды. Оренбург театры оешуга 160 ел тулу уңаеннан оештырылган гастрольләр хакында журналистларга мәгълүмат бирү өчен шушы театр директоры Павел Церемпилов, әдәби бүлек җитәкчесе Мария Рябцева, театрның яшь артистларының берсе Максим Меденюк килгән иде.

Матбугат очрашуын башлап җибәргән театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, әлеге ике театр инде күптәннән үзара килешеп, гастрольләр алмашып эшли. Камаллылар Оренбургта 2014 елда чыгыш ясаган булган.

Павел Церемпилов оренбурглыларның Казанда инде күптән булмауларын, соңгы гастрольләрен 2012 елда оештыруларын хәбәр итте. “Без Казанга алып килә торган спектакльләрдә Максим Горький исемендәге Оренбург театрының барлык актерлар составы, бигрәк тә яшьләр күп катнаша”, - диде театр директоры. Сүз уңаеннан, Казанга Оренбургтан 80 ләп кеше киләчәк.

Казан тамашачысына алар Ю. Поляковның “Грибной царь”, Л. Юхид, М. Авах, В. Типот иҗат иткән “Свадьба в Малиновке”, В. Шукшинның “Милые люди” спектакльләрен күрсәтәчәк. Моннан тыш, аталы-уллы Кунилар язган “Братишка” спектакле дә Татарстан башкаласында узачак гастрольләр афишасына кертелгән. Әлеге заманча комедия - оренбурглыларның премьера спектакле.

“Свадьба в Малиновке” ны мин зур музыкаль бәйрәм дип атар идем. Әлеге спектакльдә Украинаның төрле төсмерләре чагылыш тапкан һәм анда театрның бөтен труппасы диярлек — 37 кеше катнаша. Ачык төсләрдәге костюмнар, җыр-биюләр белән үрелеп барган музыкаль комедиядәге җырлар фильмдагы җырлардан аерыла, чөнки алар спектакль өчен махсус сайлап алынды”, - дип, Павел Церемпилов куелыш үзенчәлекләрен барлады.

“Милые люди” әсәренә килгәндә, тамашачылар бер түбә астына берләшкән 7 тарих хакында бәян ителә торган лирик спектакльне карый алачак. Анда артистлар оркестрга кушылып җырлый һәм бии. “Кая гына күрсәтсәк тә, бу спектакльне тамашачылар бик җылы кабул итә”, - дип ассызыклады Оренбург театры директоры.

Максим Меденюк исә Казан турында: “Казан бик мәдәни кала. Монда кешеләр аларга алып килгән сәнгать әсәрләрен кабул итеп алырга, тамаша кылырга, тиешенчә бәя бирергә һәм үз энергетикаларын бүлешергә әзер“, - диде.

Марина Рябцева хәбәр иткәнчә, кичә алар Г. Камал театрында “Ричард III” спектаклен тамаша кылган. М. Горький исемендәге Оренбург театры репертуарында да әлеге спектакль бар, шуңа алар “татар” Ричарды белән үзләренекен чагыштырып карау мөмкинлегенә ия булды. “Сезнең спектакльнең кече сәхнәдә куелуы бераз гаҗәпләндерде, чөнки “безнең” Ричард ул зур сәхнәдә уйнала. Сезнең куелышта спектакль бик үзенчәлекле, төп рольне башкарган Искәндәр Хәйруллин да бик харизмлы артист. Мин тамашаны стильле спектакль дияр идем”, - дип камаллылар уйнавына бәя бирде М. Рябцева.

Оренбурглылар Татарстаннан соң Башкортстанга, төгәлрәге, Казаннан соң Уфа шәһәренә гастрольләре белән бара.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20