Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2015

Казанда “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган

Казанда “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган  Татарстан Республикасында “Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында өч объектта эшләр башланган: Җиңү паркы (Казан, Ямашев проспекты), “Дан” скверы (Казан, Рихард Зорге урамы белән Җиңү проспекты чаты), “Крылья Советов” паркы (Казан, Копылов урамы). Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2014 елның 4 сентяберендәге Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2015 ел ТРда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Парклар һәм скверларны төзү программасы формалаштырылды, программаны гамәлгә ашыруга акча бүлеп бирү турында ТР Министрлар Кабинетының карары әзерләнде. Республика бюджетыннан төзелеш материаллары һәм өстәмә материаллар (брусчатка, койма, яктылык баганалары, кабельләр һәм башкалар) һәм проект-тикшеренү эшләренә акча бирелә. Төзелеш-монтаж эшләре, әйләнә-тирәне яшелләндерү муниципаль берәмлекләр акчасына үткәреләчәк.

Муниципаль берәмлекләр гаризалары буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан һәр объект буенча исемлек төзелгән: парклар һәм скверлар төзелешенә адресы, мәйданы һәм кадастр номерлары билгеләнгән 163 җир кишәрлеге бүленгән, шул исәптән Татарстан Республикасы тарафыннан финанслана торган 145 кишәрлек. Республика бюджетыннан финансланмый торган 18 сквер төзү планлаштырылган, аларның 17се – Казанда һәм 1се – Урыссуда. 

Бөтен муниципаль районнар да, пректларны әзерләү өчен, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына техник күрсәткечләрне җибәргән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20