Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.03.2016

Казанда партнерлык банкингы үзәге ачылды

Казанда партнерлык банкингы үзәге ачылды Бүген Казанда Россиядә беренче Партнерлык банкингы үзәге ачылды. Аның эшчәнлеге Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә киң кулланыла торган партнерлык финанславы принциплары нигезендә оештырылачак.

Партнерлык банкингы үзәген ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский, ТРМДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

"Без бик авыр вакытта яшибез, каутлаулы икътисади хәлләр безне яңа юллар эзләргә мәҗбүр итә. Партнерлык банкингы - яңа форма. Без, иң беренче чиратта, клиентларга Россиянең банк турындагы законнарына туры килгән һәм ислам банкингына каршы  килми торган хезмәт күрсәтү формасын булдырырга тиешбез, - диде ТР Президенты. - Биредә шундый мәйданчык пәйда булды. Безнең юлыбыз озын булыр дип ышанам. Без бу мәйданчыкта пилот буларак күп нәрсә эшләргә тиешбез". 

Республика лидеры билгеләп узганча, "хәтта Европа илләре дә ислам банкингында актив катнаша". "Бу бик җитди корал. Илебез өчен бу яңа финанс базарларын табарга булышырлык адым булыр дип өметләнәм", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Р.Миңнеханов әлеге мәйданчыкны әзерләүчеләргә рәхмәт белдерде. "Бу бик зур, җитди эш", - дип ассызыклады ул.

Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасы бу проектны тормышка ашыру өчен пилот төбәк буларак сайланды. "Татфондбанк" ГАҖ белән "Татагропромбанк" ҖЧҖ РФда әлеге проектны тормышка ашырасы кредит оешмалары булып тора. Партнерлык банкингы буенча эшче төркемне Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский җитәкчелек итә.

Партнерлык банкингында финанс хезмәтләренең төп үзенчәлеге - ссуда процентыннан баш тарту, югары рисклы операцияләр һәм билгесезлек белән килешүләр башкару. Партнерлык банкингы үзәгенең эше физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтүгә йөз тота. Әйтик, шәхси клиентлар өчен автомобиль һәм күчемсез милек сатып алуны финанслау, счетлар ачу һәм хезмәт күрсәтү, дебет карталары, төрле акча күчерүләр, түләүләр кабул итү, кыйммәтле металлардан ясалган тәңкәләр сатып алу һәм башкалар. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, үз чиратында, финанслау программаларыннан, шулай ук расчет-касса хезмәт күрсәтүе һәм конверсион операцияләр башкару кебек хезмәтләрдән файдалана ала. Моннан тыш, аларга корпоратив карталар, аккредитивлар тәкъдим ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20