Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Казанда Red Bull Air Race авиаузышларын 90 мең кеше тамаша кылган

22−23 июльдә тарихта беренче тапкыр авиаузышлар буенча Red Bull Air Race «Һава узышлары» Дөнья чемпионатының Россия этабы үткәрелде. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге ярышларны 90 мең кеше тамаша кылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге узышларда Master категориясендә Америкадан Кирби Чемблисс җиңү яулады. «Көмеш» — канадалы Пит Маклаудта, «бронза» — америкалы Майкл Гулиамда. Казанда Challenger Кубогын Кытай очучысы Кенни Чан алды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии