Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2016

Казанда республика ифтарын үткәрү көне тәгаенләнде

 Казанда республика ифтарын үткәрү көне мәгълүм булды. Быел Kazan-Arena стадионы газонында укылачак зур күләмле ифтар 22 июнь көнне була һәм 10 меңнән артык кешене җыячак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Искәртәбез: узган ел республика ифтарында 5 мең кеше катнашты, алар арасында аз тәэмин ителгән гаиләләр, ятим балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бар иде.

Анда шулай ук сәясәт, җәмәгать, дин  эшлеклеләре; ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Дагстан, Чечня, Казакъстан, Мәскәүдән дин әһелләре дә катнашты.

Зур күләмле хәйрия чарасын ТР мөселманнары Диния нәзарәте РФ Мөселман эшмкәрләре ассоциациясе һәм Kazan-Arenа стадионы дирекциясе белән берлектә оештырды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20