Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2015

Казанда “Республика Татарстан” газетасы бүләгенә традицион беренче май эстафетасы узды

 Казанда “Республика Татарстан” газетасы бүләгенә 74 нче җиңел атлетика эстафетасы узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган эстафетада 600дән артык кеше катнашты.

“Бу уникаль эстафета, чөнки безнең илдә генә түгел, ә дөньяда еллар дәвамынды өзлексез үткәрелгән мондый ярышлар аз. Без бу эстафетаның, шәһәр статусыннан тыш, республикакүләм булуы турында хыялланабыз”, - диде «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев.

“Бирегә дистә елларча элек эстафетада катнашкан спорт ветераннары килүенә шатланабыз. Эстафетаның вакыт эстафетасы булуы мөһим, ягъни ярышларда беренче катнашучылар эстафетаны бүгенге буынга тапшыра”, - дип билгеләп үтте А.Латышев.

Спорт чарасында катнашучылар парадыннан соң аларны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова, «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев, Бөек Ватан сугышында катнашкан ТР Баскетбол федерациясе Ветераннар комитеты рәисе, РФның атказанган тренеры Игорь Позняк сәламләде.

Аерым алганда, җиңел атлетика – спорт патшабикәсе, ә республикада спортны үстерү өчен искиткеч шартлар булдырылган, дип билгеләп үтте Хәлил Шәйхетдинов.

“Бу спорт бәйрәме 1941 елда башланды. Безнең Ватан нинди генә авырлыклар кичерүгә карамастан, җиңел атлетика эстафетасы һәрвакыт үткәрелде. Димәк, үз спорт казанышларыбызны һәм җиңүләребезне ветераннарга бүләк итәбез”, - диде Наталья Гречанникова.

“Казанда беренче тапкыр ярышларда 1936 елда катнаштым. Ул вакытта Казан университетыннан Кремльгә кадәр һәм кире юнәлештә йөгердек. Шул вакыттан бирле спорт белән дуслаштым, гимнастика, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Сугыш елларында белгәннәрем бик авыр шартларда исән калырга ярдәм итте”, - дип сөйләде Юрий Фролов.

93 яшьлек Юрий Фролов шулай ук хәзер дә спорт белән дус булуын, көн саен бер сәгать чамасы зарядка ясавын белдерде. Эстафетада катнашучыларга сәламәт тормыш рәвешен алып баруларын теләде.

“Мин бу эстафетада беренче булып катнашучылардан, дип искә төшерде Игорь Позняк. – Сугыштан соң барыбыз да спортның төрле төрләре белән шөгыльләндек, бу ярышларда катнашуны бурыч дип саный идек. Спорт белән шөгыльләнегез, аннан башка яшәү юк!”

Ел саен эстафетага тагын бер спорт ветераны, җиңел атлетика буенча ветераннар арасында Дөнья чемпионатында күп тапкырлар җиңүче Әхмәт Сираҗиев килә. “Спорт яратучылар бу бәйрәмне калдырмый. Миңа монда килеп танышлар белән очрашу күңелле”, - дип билгеләп үтте ул.

Беренче ярышлар гаилә эстафетасы иде: ата-аналар 6-8, 11-12 яшьлек балалары белән катнашты. Шул рәвәшле, Кәримовлар гаиләсе җиңү яулады, икенче – Толометовлар гаиләсе, өченче – Андреевлар.

Йөгерү буенча чираттагы ярышларда Казан каласы Башкарма комитеты командасы җиңде, икенче - Совет районы хакимияте командасы, өченче – Киров һәм Мәскәү районы хакимияте командасы.

Гомумбелем һәм һөнәри техник уку йортларының кызлар җыелма командалары арасында Авиатөзелеш районының 77 нче мәктәбе командасы зур уңышка иреште, яшүсмерләр арасында - Авиатөзелеш районының 54 нче мәктәбе.

Урта махсус һәм югары уку йортларының катнаш командалары эстафетасында КФУ командасы җиңде. Казан университетының тагын бер командасы икенче урынны алды, өченче – Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20