Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2015

Казанда "Россия чаңгы юллары-2015" узды

Казанда "Россия чаңгы юллары-2015" узды  Кичә Казанда традициягә әйләнгән зур күләмле спорт чарасы - "Россия чаңгы юллары" узды. Иң массакүләм ярышлар Залесный бистәсендә урнашкан "Кояшлы" лагеры территориясендә үтте.

Быел чаңгы ярышлары Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары узуга бер ел тулуга багышланган иде. Гадәт буенча берничә ярыш оештырылды: профессиональ спортчылар - 5 мең чакрымга, гаиләләр 1 мең чакрымга узышты. VIP-узыш һәм массакүләм узыш 2,5 мең чакрымда үтте. Чаңгы ярышларын тантаналы ачуда ТР  яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов, шулай ук узышларның мәртәбәле кунагы, хезмәт фронты катнашучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт ветераны, спорт мастеры, чаңгы ярышлары буенча - 17 , җиңел атлетика буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы 87 яшьлек Әхмәт Сиразиев катнашты.

"Быел катнашучылар саны узган елга караганда 1,5 тапкыр күбрәк. Бу бик сөенечле күренеш, чөнки сәламәтлекләрен ныгытырга һәм яхшы кәеф алырга бик күп кеше килде. Дөньяда озын гомер һәм сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәш бара. Япония, Франция, Италия, Германия кебек илләрдә 100 яшьлек спортчылар да бар. Безнең Татарстанда да  картлык көннәрендә республика данын якларга әзер кешеләр бар, - дип билгеләп үтте Әхмәт Сиразиев. - Бөтен кешегә дә олыгайгач гадәти таякка түгел, ә чаңгы таякларына таянырга телим".

Үз чиратларында Владимир Леонов белән Дамир Фәттахов та уңышлы ярыш, нык сәламәтлек һәм иксез-чиксез шатлык теләде. 

Аннары гаилә узышлары башланды, соңрак - VIP-узыш һәм массакүләм узыш. Чарада катнашучылар һәм ярыш карарга килүчеләр өчен палаткалы кафелар эшләде,  анда кайнар чәй эчәргә, шулай ук чаңгыга басканчы капкалап алырга да була иде. 

VIP-узышта җиңүчеләр ике категориягә - ир-атлар һәм хатын-кызларга бүленде. Беренче урынны ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева алды. Икенче урында - ТР Президенты Аппаратының гомум бүлек мөдире Резеда Сабирова, ә өченче урында - ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре башлыгы Гүзәл Шакирова.

Ир-атлар арасында беренче урынны чираттагы мәртәбә ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростылев алды. Казан Башкарма комитеты аппаратының эшләр идарәчесе Марат Сәлахов - икенче, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов өченче булды.

Гаилә ярышларында 13 гаилә узышты. Җиңү шартлары гади иде - эстафетада финишка беренче булып килү. Нәтиҗәдә, ярышларда өченче тапкыр Кәримовлар гаиләсе беренче килде. Икенче урында - Нуретдиновлар гаиләсе. Ә Шакировлар финишка өченче булып килде.

"Россия чаңгы юллары-2015" илнең 71 төбәгендә узды. Казанда ул Имәнлек урамы буенча урнашкан урман-парк зонасы, Залесный бистәсендәге "Кояшлы" лагеры һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта оештырылган иде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ярышларда якынча 20 мең кеше катнашты. Иң нәни катнашучыга - 3,5, ә иң өлкәненә 87 яшь.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20