Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2015

Казанда Россия радиоэлектроникасы проблемалары буенча конференция ачылды

Казанда Россия радиоэлектроникасы  проблемалары буенча конференция ачылды "Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында «Россия радиоэлектроникасы: яңа чакырулар һәм перспективалар» XIV тармак фәнни-техник конференция ачылды. Ике көн дәвамында 300 дән артык радиоэлектрон предприятиеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре тармакның проблемалары һәм алардан чыгу юллары буенча фикер алышачак.

Конференцияне ачу тантанасында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, РФ Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Радиоэлектроника сәнәгате департаменты директоры Сергей Хохлов, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков катнашты.
"Бу конференцияне үткәрү күп кенә сәбәпләр буенча бик мөһим. Республика зур һәм җитди оборона комплексына ия. 2014 елда оборона комплексы предприятиеләреннән 100 млрд сумнан артык чыккан, үсеш 14,9 процент. Әлбәттә, бу бик җитди һәм аз түгел. Без бу этапта үсешнең зур перспективасы булуы күрәбез", - диде Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Илдар Халиков билгеләп узганча, конференциянең нәкъ менә Иннополис белән янәшә мәйданда узуы да игътибарга ия. Бүген шәһәр динамик үсеш ала: күптән түгел халыкара балалар бакчасы һәм халыкара мәктәп ачылды, бөтен Россиядән белгечләр һәм укытучылар эшкә чакырылган, зур торак комплекс төзелгән, инфраструктура җайга салынган һ.б.

Үз чиратында, Андрей Богинский,  конференциягә 300 дән артык кеше җыелды, бу рекордлы сан, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бу конференциянең популяр булуын, шулай ук проблемаларны бергәләп хәл итүгә омтылуга дәлил булып тора.
"Безнең очрашу Россия радиоэлектроникасы сәнәгате өчен истәлекле вакыйга, чөнки Казан Россиянең IТ-үзәге булып тора. Быел Иннополис ачылды, ул мәгариф, технология һәм кече инновацион производстволар үсеше өчен үз потенциалы белән бөтен ил игътибарын җәлеп итте" - дип билгеләп үтте Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
Катнашучылар ике көнлек конференция кысаларында Россия телекоммуникацияләр базары үсеш перспективалары, радиоэлектроника сәнәгате формалашуда үсеш институтлары роле буенча фикер алышу һ.б. каралган. 25 сентябрьдә "түгәрәк өстәл" ләрдә "2008-2015 елларга Электрон компонент базасы һәм радиоэлектроника үсеше" федераль максатчан программаны чынга ашыруга нәтиҗәләр ясалачак.
"Көнбатыш илләр тарафыннан санкцияләр игълан ителү сәбәпле, без дәүләт программасы буенча билгеләнгән чараларны чынга ашыру буенча билгеле кыенлыклар кичерәбез. Әмма бу вазгыять бу программаны үтәүгә йогынты ясарга тиеш түгел, чөнки бу безнең иминлек өчен. Без аларны хәл итү юлларын табачакбыз. Бүген бу чара радиоэлектроника кебек мөһим тармакта Россия җитештерүчеләренең мөмкинлекләре булуын ассызыклый. Вазгыять контрольдә тора", дип тәмамлады чыгышын Юрий Борисов.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20