Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.04.2017

Казанда RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе үтәчәк

Казанда 18-20 майда узачак RUSSIA HALAL EXPO хәләл-индустрия күргәзмәсендә Татарстан һәм Россиядән хәләл азык-төлек җитештерүче эре оешмалар катнаша. Бу хакта RUSSIA HALAL EXPO оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан холдингларыннан “Агросила”, “Равис – Сосновка кош фабрикасы” һәм башкалар булачак. Татарстанның сәүдә нокталары белән дә сөйләшүләр алып барыла. Әлеге күргәзмәгә 3 меңләп кеше килер дип көтелә.

RUSSIA HALAL EXPO «Корстон» комплексында узачак. Күргәзмә барышында компанияләрне тәкъдим итү, азык-төлек дегустациясе, мастер-класслар һәм бәйгеләр оештырыла. Биредә ризыкларны татып карарга гына түгел, сатып алырга да мөмкин булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20