Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2016

Казанда Сабан туенда җиңүчеләргә бүләк җыйдылар

 Бүген Казанда Сабан туе милли бәйрәме өчен тәүге тапкыр бүләк җыелды. Борынгыдан килгән гадәт буенча, бүләкләрне йорттан-йортка кереп җыялар. Оештыручылар шуны истә тотып, Сабан туе ярышларында тапшырылачак бүләкләрне җыюны Татарстан башкаласының 4 урынында оештырган.

“Татар утары” комплексында бүләк җыю тантанасы иртәдән үк башланып китте. Әлеге чара − комплекс җитәкчелеге идеясе. Оештыручыларның берсе булган Альбина Таһирова “Татар-информ” МАна хәбәр иткәнчә, бүләк җыюда бик күп предприятиеләр һәм оешмалар үзләреннән өлеш керткән. Концерт программасын оештыруда исә Казан дәүләт мәдәният институты студентлары ярдәм иткән. Иң зур ярдәм ТРның туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан булган.

Бүләкләргә килгәндә, алар бик күптөрле: сувенирлардан алып, көнкүреш техникасы, чәй сервислары, велосипед һ.б. зур әйберләргә кадәр бар. Милли бәйрәмдә колга башына эленә торган әтәчне дә, көрәштә җиңгән батырга биреләчәк тәкәне дә бирегә алып килгәннәр.

“Татар утары”ннан соң, 4 атка утырган яшьләр гармун уйнап, татар халык җырларын җырлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданга юл алды. Анда да җырлап-биеп күңел ачты, бүләк җыйды. Камаллылар да чарага үз өлешләрен кертте — “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтте. Моннан тыш, бүләк җыю “Планета фитнес” клубы каршында һәм “Казан ярминкәсе”ндә дә була. Җыелган бүләкләрне Казан Сабан туен оештыручыларга тапшырачаклар.

Бүләк җыю хакында ММЧдан ишетеп килгән Физалия Фәйзрахманова Казанга Воркутадан кайткан, һәм Сабан туенда җиңүчеләргә дип, колгага Себер якларыннан ук алып кайткан шарф бәйләгән.

Бүләк җыюда күбрәк яшь буын вәкилләре катнашты. Студентлар аеруча күп иде, сәхнәдә дә яшьләр чыгышлары өстенлек итте. Олы яшьтәге апалар, әле күптән түгел генә тәпи басарга өйрәнгән балаларын иярткән яшь әниләр дә Сабан туе җиңүчеләрәенә бүләкләр алып килгән. Әмма колгага бәйләнгән сөлгеләр арасында гына, борынгыдагы кебек чигелгән сөлгеләр генә күренмәде...

Искәртеп үтәбез: быел республика күләмендәге Сабан туе 28 май көнне Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта үткәреләчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20