Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
09.06.2017

Казанда үсемлекләрне корткычлардан саклау буенча онлайн-семинар уза

Бүген Казанда үсемлекләрне корткычлардан саклау буенча онлайн-семинар уза. Чара 14.00 сәгатьтә башлана, дип җиткерә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры матбугат хезмәте.

Семинар кукуруз, рапс һәм көнбагыш кебек чәчүлекләрне яклау чараларна багышлана. Онлайн-семинарда үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан һәм чүп үләненнән саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

Әлеге чарада катнашу өчен Казан дәүләт аграр университетының Югары агрономия мәктәбе сайтына кереп, «Онлайн-семинар» бүлегенә күчергә кирәк.
Семинарда катнашучыларның сорауларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җавап бирәчәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера