Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.05.2017

Казанда Славян язуы һәм мәдәнияте көне узачак

24 май көнне Казан Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган Бөтенроссия акциясендә катнашачак. Шәһәрнең зур музыкаль коллективлары катнашындагы концерт (500дән артык кеше катнашында) С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Концерт 13.00 башлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәйрәмдә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, ТР Дәүләт җыр бию ансамбле хоры, Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры, Казан Балалар музыка мәктәпләре җыелма хоры, Казан дәүләт мәдәният институты хоры, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы хоры (сәнгать җитәкчесе Динә Венедиктова) катнашачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20