Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.08.2015

Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы ДЧ бик җанлы һәм яшьләрчә оештырылган шоу белән ябылды

Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы ДЧ бик җанлы һәм яшьләрчә оештырылган шоу белән ябылдыТамашачылар онытылмаслык шоу шаһитләре булды – “Казанның “Татнефть-арена” боз сараенда яшәеш өчен төп чыганакларның берсе булган суга мәдхия җырлауга багышланган тамаша күрсәтелде.

Билгеле булганча, Казанда ФИНАның 16 нчы  дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары сценарийлары өстендә генераль продюсер Игорь Крутой һәм режиссер-куючы Алексей Сеченов компанияләре төркеме шөгыльләнде.

Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты тәмамлану хөрмәтенә уздырылган бу тантанада һәркем капма-каршы хисләр кичерә иде кебек: тәэсирле декорацияләр, махсус эффектлардан, танылган артистлар чыгышларыннан күңел күтәренкелеге белән янәшә ничә ел көткән мундиальның төгәлләнүен аңлаудан хасил булган моңсулык та. Хәер, спорт бәйрәме тәмамланды дип хафаланырга урын юк, ярышларны барып күрә алмаганнар чемпионатның “Мастерс” категориясендә үткәрелә торган ярышларны тамаша кыла ала. Сүз уңаеннан, керү ирекле булуын да билгеләп узыйк.

2013 нче елгы Универсиаданы ачу һәм ябу, әлеге Дөнья чемпионатын ачу тантаналарында кебек үк, бу юлы да килгән халыкка пассив тамашачы булып утырырга ирек куелмады – төрле эпизодларда кабызылырга тиешле бәләкәй яктырткычлардан тыш, утыргычларда куелган рюкзакларга пончо - ак япма-кием дә салынган иде. Залга бер сәгать алдан агыла башлаган халык аның нигә кирәклеге турында гәпләшкән арада, тантана ачылганчы сәхнә уртасына залны җанландыру өчен чыккан шоумен чемпионат логотибы төшерелгән пончоларны һәркем кияргә тиешлеген аңлатты. Шулчак зал акка төренде. Баксаң, бу тәэсирлелекне арттыруны күздә тотып уйланган икән, трибуналар чемпионат ачылу тантанасындагы дүрт яруслы корылма-экранның бер өлешенә әверелде – андагы сурәт трибуналарга да төште.

Беренче эпизодта корылыкка тилмереп утырган агачлар белән чүл күренеше тасвирланды. Анда яшәүчеләр, сусызлыктан интегеп, яңгыр сорау йоласы белән бию башкара, бу вакытта тамашачылар да алкышлар белән ярдәмгә килә. Ниһаять, күптән көтелгән яңгыр ява башлап, тереклек дөньясына җан өрде.

Аннан тантананың рәсми өлеше башланып, мәртәбәле кунаклар Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе сүз алды. Россия Хөкүмәте башлыгы Казанның тагын бер кат киңкүләм чараларны югары дәрәҗәдә уздыра алуын исбатлавы турында белдерсә, Маглионе Казандагы чемпионатның ФИНА тарихында иң уңышлысы булуын ассызыклап, мундиальны үткәрүгә зур җаваплылык белән карап, энтузиазм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Әлбәттә, мондый сүзләрне ишетү колакка бик рәхәт. Хәтерләсәгез, Халыкара студентлар спорты федерациясе (ФИСУ) президенты Клод Луи Гальен да Казандагы Универсиаданың оештыру дәрәҗәсенә мөкиббән китеп, аның ФИСУ тарихында иң яхшысы булуын кат-кат әйткән иде.

Рәсми затларның сәламләү чыгышыннан соң, “Евровидение”дә катнашкан танылган җырчы Полина Гагаринаның “A Million Voices” җыры астында чемпионатта катнашкан илләрнең әләмнәре парады узды.

Алга таба мундиальның югары дәрәҗәдә, кытыршылыкларсыз узуына бәяләп бетергесез зур өлеш керткән волонтерлар хөрмәтенә видеоролик күрсәтелде. Үз теләге белән эш башкаручылар волонтерлыкка ничек килүләре турында сөйләде. Аларга багышлап сәхнәдә “Волга-Волга” төркеме тарафыннан яшьләрчә рухта татар җырларыннан торган попурри башкарылды, бу чыгыш заманча итеп аккордеон уены белән үрелеп барды.

Аннан соң экраннарда бер-бер артлы чемпионатта булган 6 дисциплинага (бассейнда йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, хай-дайвинг, су тубы һәм синхрон йөзү) багышланган видеороликлар куелды. Спортчылар үзләре шөгыльләнә торган спорт төрләре, чыгыш ясаганда булган кичерешләре турында уртаклашты. Һәр видеоролик искиткеч шәп чыгышлар белән хәтергә сеңеп барды. “Therr Maitz”, “Quest Pistols Show”, "Голос" проектында катнашкан Казан җырчысы Тина Кузнецова, Мәскәүнең “On-The-Go” төркеме, “Guru Groove Foundation”, “Каста” группалары, Сергей Лазарев башкаруындагы җырлар бассейнда синхрон йөзү, яланаяк су ерып парлы биюләр белән үрелеп барды.

Тамашага цирк артистлары, акробатлары да үзеннән өлеш кертте – экранда куәтле “дулкын” буйлап алты серфингист шуды.

Тантананың ахырында тамашачыларны дулкынландыргыч мизгелләр көтте – ФИНА әләме күтәрелде һәм федерация гимны яңгырады. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ФИНА әләмен 2017 нче елда чемпионатның алдагысын кабул итәчәк Венгрия иле Премьер-министры Виктор Орбанга тапшырды. Соңгысы исә ике елдан үзләрендә, Будапештта, чемпионатны шулай ук шәп уздырырга тырышачаклары турында ышандырды.

Тантананың азагында “Jukebox Trio” төркеме башкаруында “Beggin’” композициясе, шушы җыр көенә фонтаннардан торган шоу болай да бик җанлы барган тамашага тагын да дәрт өстәде, чемпионат ябылу тантанасын хәтердән җуелмаслык итте. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20