Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.09.2015

Казанда спортның су төрләре буенча ДЧ вакытында бөекбританияленең малын үзләштергән перулы суд алдында җавап тотачак

 56 яшлек Перу гражданына карата кузгатылган җинаять эше Казанның Вахитов районы судына тапшырылган. Искәртеп үтик: ир-ат ТР башкаласында быел җәен уздырылган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Бөекбританиядән килгән хатын-кызның планшетлы компьютерын һәм акча янчыгын урлауда гаепләнә.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 5 августта иртәнге 7ләр тирәсендә перулы Казанның Петербург урамындагы “Гранд Отель Казан” кунакханәсенең ресторанында бөекбританияле ханымның урындыкта калдырылган планшетлы компьютерын һәм акча янчыгын урлый. Бу гамәлләре белән ул 113 мең сум күләмендә зыян сала.

Җинаять урыныннан качып киткән ир-ат икенче көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Планшетлы компьютер хуҗасына кире кайтарыла.

Перулы гаебен өлешчә таныган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20