Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2015

Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында эшләгән иң яхшы полицейскийларга бүләкләр тапшырылды

Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында эшләгән иң яхшы полицейскийларга бүләкләр тапшырылдыБүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанда спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында тәртип саклаган Россия Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты эшче төркеме вәкилләре, ТР һәм РФ субъектлары эчке эшләр органнары отрядлары командирларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының гыйбадәт-мемориаль комплексы мәйданчыгында булды. Чарада ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Россия Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратының эшче төркем җитәкчесе Антон Гусев һәм башкалар катнашты.

Илдар Халиков үзенең сәламләү чыгышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре, Россиянең башка төбәкләреннән килгән хокук саклау органнары вәкилләренә рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, оештыру комитетының барлык утырышларында андый массакүләм чараларда куркынычсызлыкны тәэмин итү иң мөһим мәсьәлә булу хакында әйтелгән. 2013 елгы Универсиада һәм Сочида Олимпиада үткәрү тәҗрибәсе булуга карамастан, һәр чараның үз үзенчәлекләре, кыенлыклары бар, дип белдерде ТР Премьер-министры. 

"Чара зур яңгыраш табуы һәм ММЧта күп яктыртылуын да аерым билгеләп үтәргә кирәк. АКШ, Кытай, Европа һәм Азия илләре кебек илләрнең барлык зур басмалары үзләренең туры эфирларында Казаннан  яңалыклар бирде, бастырды. «Нью-Йорк Таймс» кебек эре һәм еш кына Россиягә карата тискәре карашта булган басма да Казандагы дөнья чемпионатының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте", - диде ул.

Илдар Халиков шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гскәрләр хезмәткәрләренә дә рәхмәт белдерде.

Татарстан Премьер-министры алда тагын әһәмиятле чаралар көтелгәнне дә өстәде. Әйтик, агымдагы елның 21 августында Казанда нәфис гимнастика буенча Дөнья кубогы башлана.

"Әмма без ТР буенча эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренед профессиональлеге, дәүләт хакимиятенең хокук саклау структуралары һәм органнары белән хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәсе безгә әлеге һәм башка ярышларны тиешле югарылыкта үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз", - дип йомгаклады сүзен Илдар Халиков.

Аннары бүләкләү тантанасы булды.Россия Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратының эшче төркем җитәкчесе Антон Гусев Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медален алды.

ТР Министрлар кабинетының "Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен" күкрәк билгесенә РФ Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре Төбәк командованиесенең 6676 гаскәр часте командиры Юрий Баев лаек булды. 

Калган хезмәткәрләр ТР буенча эчке эшләр министры  Рәхмәтен һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы  мактау грамоталарын алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20