Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2016

Казанда су коену өчен махсус 7 урын әзерләнгән

Быел Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен 4 шәһәр пляжы (“Локомотив”, “Түбән күл”, “Тирән күл”, “Комсомол күле”), һәм шулай ук “Аккош күле”, “Зөбәрҗәт” күлләре һәм Җиңү паркындагы күлнең яр буйларында оештырылган махсус 3 ял урыны әзерләнгән.

Коену сезонына әзерлек кысаларында күлләр территориясе чистартылган, 8750 квадрат метр мәйданда 1120 метр озынлыктагы күл төпләре су астында эшләүчеләр тарафыннан тикшерелгән һәм чистартылган. Россия кулланучылар күзәтчелегенең республикадагы белгечләре күлләрдәге суның һәм комның санитар таләпләргә туры килүләрен тикшергәннәр. Мондый тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен белгечләр сезон дәвамында шәһәр халкына җиткереп торачаклар. 26 май көнне Башкарма комитет комиссиясе пляжларны тикшереп чыкканнан соң, аларның коену сезонына әзер булуларын раслады, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

1июньнән һәр муниципаль пляжда һәм су янында рөхсәт ителгән ял урыннарында көн саен сәгать 9.00 алып сәгать 21.00 кадәр 4 коткаручы һәм 1 медицина хезмәткәре кизү торасы. Куркынычсызлыкны тәэмин итү эшенә барлыгы 60 коткаручы җәлеп ителәчәк. Аларга Казанның югары уку йортларында укучы, “Матрос-коткаручы” программасы буенча белем үзләштергән 40 студент ярдәм итәчәк. Барлык пляжларда да көймәләр, коткару җайланмалары һәм медикаментлар бар. Сезон дәвамында Идел һәм Казансу елгалары ярлары буйлап республиканың “Сулыкларда коткару җәмгыяте” белгечләре рейдлар үткәрәчәкләр.

Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенырга ярамаганлыгы язылган 25 аншлаг, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган яңа 3 стенд куелган һәм булганнары яңартылган, 60 мең мәгълүмати листовка әзерләнгән. Сезон дәвамында шәһәр коткаручылары һәм “Сулыкларда коткару җәмгыяте” белгечләре ял итүчеләр арасында теләге булганнарга йөзү осталыкларына һәм суда батучыга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен өйрәтәчәкләр.

Узган коену сезоны нәтиҗәләре буенча Казанда муниципаль пляжлардагы һәм оештырылган махсус ял урыннарындагы сулыкларда суда батып үлүнең бер генә очрагы да теркәлмәгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20