Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2015

Казанда “Тантана” театраль премиясе лауреатлары билгеле булды

Казанда “Тантана” театраль премиясе лауреатлары билгеле булды Халыкара театр көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, традицион рәвештә, “Тантана” (“Триумф”) республика театр премиясен тапшыру чарасы уздырылды. ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан театр сәнгате өлкәсендә иҗат һәм иҗтимагый тормышта казанышлары өчен гамәлгә куелган әлеге премия быел бишенче тапкыр тапшырылды. Бүген аңа 47 номинант дәгъва кылды.

Кичәдә 11 номинация буенча премия лауреатлары исемнәре билгеле булды. Номинантларны һәм тамаша кунакларын ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменнән аның урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина сәламләде. “Театр һәр татар кешесенең тормышында зур урын алып тора. Һәр татарстанлы өчен дә театр – рухи тормышның аерылгысыз өлеше”, – дип билгеләп узды ул, һәм республиканың һөнәри театр җәмәгатьчелегенә, Татарстанны илебезнең эре театр үзәге буларак танытуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Гүзәл Нигъмәтуллина “Тантана” республика театр премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясе җиңүчеләрен игълан итте. Быел бу номинациядә берьюлы 2 номинант – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Хуҗа Насретдин” һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Кара пулат” спектакльләре җиңү яулады.

Лауреатларга 50 меңәр сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20