Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.03.2015

Казанда “Татар кызы-2015” һәм “Татар егете-2015” конкурсы финалын үткәрү көне күчерелде

 Казанның “Татар кызы-2015” һәм “Татар егете-2015” шәһәркүләм конкурсының финалы бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булырга тиеш иде, ул 30 мартка күчерелде. Финал турын күчерү турында Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

“Татар кызы-2015” һәм “Татар егете-2015” конкурсының 7 райондагы этабы 10-15 февральдә булды. I этабы спорт буенча 18 февральдә 175 нче мәктәп базасында, II этабы 20 сендә интеллектуаль марафон рәвешендә Мәгариф хезмәткәрләре йортында, III этабы исә 26сында ризык әзерләү буенча Осиново бистәсендәге ресторанда уздырылды.

Аерым алганда, чараны Татарстан башкаласының мәгариф идарәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге оештыра.

Конкурс укучыларны татар халыкының мәдәни байлыкларына җәлеп итү, милли үзаңны үстерү, сәләтле яшьләрне барлау һәм тәрбияви максатлардан үткәрелә.

Бәйгедә югары сыйныф укучылары көч сынаша. Алар татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар халкының тарихын һәм сәнгатен белергә тиеш. Шәһәр турында барысы 7 егет һәм 7 кыз катнаша.

Конкурста, шулай ук, кызлар арасында “Сылу кыз-2015”, “Уңган кыз-2015”, “Сөйкемле кыз-2015”, “Ягымлы кыз-2015”, “Зирәк кыз-2015”, “Зыялы кыз-2015” һәм егетләр арасында “Баһадир егет-2015”, “Зыялы егет-2015”, “Оста егет-2015”, “Җитез егет-2015”, “Уңган егет-2015”, “Ватанпәрвәр-2015” номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20