Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2015

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада уздырыла

 20-23 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада уздырыла. Бүген кичке 7дә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Концертлар залында олимпиаданы ачу тантанасы була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәйгедә Россия, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Төркия, Япония, Кытай, Финляндия, Бельгия, Канададан  14яшьтән 25 яшькәчә 500дән артык укучы һәм студент катнашыр дип көтелә.

Халыкара олимпиаданың беренче туры читтән торып, интернет-тест формасында 8-21 декабрьдә уздырылды. Анда РФнең 34 төбәге һәм дөньяның тагын 12 иленнән 11,6 меңләп укучы һәм студент катнашты. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган яшьләр исә бәйгенең йомгаклау этабына чакыру алды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олипиаданың йомгаклау сынаулары КФУ базасында уздырыла. Анда укучылар һәм студентлар олимпиада биремнәрен үтәячәк һәм “Минем халкым – туган төбәгем һәм мин” дигән темага презентация тәкъдим итәчәк. Шулай ук олимпиада вакытында Казанда Тукайга багышланган туган тел форумы, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, “Студентлар язы-2015” фестивале, “Сәләт” яшьләр фонды катнашында түгәрәк өстәлләр була. Бәйгенең йомгаклау сынаулары җиңүчеләре һәм призерларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Олимпиада Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, татар телен өйрәнү һәм камилләштерүгә кызыксыну уяту, укучыларның һәм студентларның белемен һәм лингвистикадан сәләтен үстерү максатларын күздә тотып үткәрелә.

Олимпиаданы ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 апрель көнне көндезге 2дә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак.

Искәртеп узабыз, былтыр татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиадада Гран-при ияләре дип Япониянең Токио шәһәренең чит телләр университетында белем алган Юто Хишияма һәм Татарстанның Апас районы Зур Күккүз авылы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Гайфуллина лаек булды. Гран-при ияләренең икесенә дә Казан федераль университетында “татар теле һәм әдәбияты” юнәлеше буенча белем алу өчен сертификат һәм IPAD Air тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20