Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2016

Казанда «Татарстан гүзәле-2016» ны сайладылар

Казанда «Татарстан гүзәле-2016» ны сайладылар «Татарстан гүзәле» XVIII республикакүләм матурлык конкурсында Казаннан 18 яшьлек Диләрә Ялалетдинова җиңде.

Гүзәл кыз Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең 1 курсында укый.3 яшьтән алып нәфис гимнастика белән шөгыльләнә һәм ул - Россия спорт мастеры. Балалар тренеры булырга планлаштыра. “Татарстанның иң гүзл студенты-2015” конкурсында җиңгән.
«Татарстан гүзәле-2016» конкурсында җиңүче кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында конкурсның финал этабында билгеле булды.
Кызлар "Визитка", "Су керү киемнәрендә дефиле" һәм "Блиц-әңгәмә" конкурсларында сыналды.
Татарстанның беренче вице-гүзәле – Казаннан 20 яшьлек Валерия Тимкина, икенче вице-гүзәле – Казаннан 22 яшьлек Ксения Яруллина.
“Татарстан гүзәле” конкурсы финалында традиция буенча “Казан гүзәле”н дә сайлыйлар. Быел ул – Казаннан 21 яшьлек Софья Мостафина
"Мисс фото" исемен Менделеевскидан 18 яшьлек Екатерина Грудцова яулады,”Сокландыргыч гүзәл” – Казаннан 21 яшьлек Диана Нәбиева.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20