Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

Казанда "Татарстан Республикасы Студентлар язы-2015" фестиваленең гала-концерты узды

Кичә кич КФУның «Уникс» спорт-мәдәни комплексында "Татарстан Республикасы Студентлар язы-2015" V Республика студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. "Татар-информ" агентлыгы фестивальнең мәгълүмати иганәчесе булды.

1-3 майда фестивальнең сайлап алу этаплары узды, аның кысаларында 16 вуз 400ләп номер тәкъдим итте. Өч көн дәвамынла фестивальдә 2 меңгә якын студент катнашты. Гала-концертта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.

Концертның беренче өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. 

Икенче бүлектә студентлар үзләренең иң яхшы чыгышларын тәкъдим итте, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү дә булды. Лариса Сулима "бер генә республика, Россиянең бер генә төбәгендә дә фестивальнең мондый зур күләмдә утмәвен" билгеләп үтте. Ул Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чыгышлар өчен аерым рәхмәт белдерде.

Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов үз чиратында фестивальдә катнашучыларга, вуз җитәкчеләренә, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Студентлар лигасына рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Без бердәм команда белән бик зур, мөһим эш башкарабыз", - диде ул. 

Рөстәм Гарифуллин "Студентлар язы"нда катнашучыларның барысын да җиңүче дип атады һәм "җиңү рухын вузларына, студентларга, балаларына тапшыруларын" теләде.

ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка фестивальгә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан студентлары Владивостокта узачак Бөтенроссия Студантлар язында да җиңә алачакларына ышаныч белдерде. 

Фестивальнең гомум зачетында өченче урынны А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты алды. Икенче урында - Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты. Беренче урынга Казан федераль университет лаек булды. Гомум зачетта фестивальнең гран-приен Казан дәүләт энергетика университеты алды.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20