Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
31.05.2017

Казанда “Татарстан-яңа гасыр” җәмәгать хәрәкәтенең VII корылтае уздырыла

Бүген, 31 майда, Казанның «Ривьера» күңел ачу үзәгендә «Татарстан-яңа гасыр» җәмәгать хәрәкәтенең VII корылтае уздырыла.
Анда әлеге җәмәгать хәрәкәте җитәкчесе — Татарстан дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашачак.

Көн тәртибендә «ТНВ» Россия җәмәгать хәрәкәте сәяси советы эшчәнлеге хисабы, «Хәрәкәтнең контроль-күзәтү комиссиясе хисабы», «Хәрәкәт уставына үзгәрешләр кертү», «Хәрәкәт сәяси советын сайлау», «Хәрәкәтнең контроль-күзәтү комиссиясен сайлау» мәсьәләләре каралачак.

Корылтайда җәмәгать хәрәкәтенең 400 гә якын әгъзасы катнашыр, дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин