Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.02.2016

Казанда "TIAF" халыкара автомобиль төзүчеләр форумы ачылды

Казанда "TIAF" халыкара автомобиль төзүчеләр форумы ачылды"Казан ярминкәсе" территориясендә "TIAF" халыкара автомобиль төзүчеләр форумын ачу тантанасы үтте. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры Александр Наумов, Европа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф, Россия һәм дөньяның эре машина төзү предприятиеләре («КАМАЗ», «FordSollers», «ЕлАз», «PCMARUS», «АВТОВАЗ» һ.б.) җитәкчеләре, федерация һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, әлеге форум икенче кат үткәрелә һәм Россия, Европа автомобиль эшләп чыгаручыларның казанышларын берләштерә торган мәйданчык булып тора. Хәзерге шартларда автомобиль төзү тармагы үсеше, бигрәк тә импортны алыштыру һәм производствоны локальләштерү өлкәсендә тиз арада карар кылуны таләп итә. "Минемчә, Европа хезмәттәшләребезнең дә яңа базарларда, ә алар арасында Татарстан да бар, ихтыяҗ үзен сиздерә. Форумны оештыручылар һәм катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Ышанам ки, бүген без автомобиль төзүдә дөньядагы алымнар һәм казанышлар турында беләчәкбез", - диде ул.

Бүген форум кысаларында "WorldSkills Russia" һөнәри осталык буенча чемпионатның "кузовны ремонтлау" һәм "автомобиль ремонтлау" компетенцияләре буенча сайлау этабы үткәреләчәк. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" дөнья чемпионаты үтәчәк, һәм төп бурыч - әлеге чарага тиешенчә әзерләнү.

Франк Шауфф ассызыклаганча, Европа бизнесы ассоциациясе өчен әлеге форумда катнашу - зур хөрмәт. "Хәзер бик җитди заман. Мондый шартларда кешеләргә бизнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп булуын күрсәтү мөһим, - диде ул. - Татарстан - чит ил инвестицияләренә һәм автомобиль эшләп чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә ачык төбәк".

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры Александр Наумов форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш итүне теләде һәм Россия җитештерүчеләрен чит ил партнерлары белән хезмәттәшлеккә өндәде. "Әлеге мәйданчык яңа файдалы контрактлар табу өчен уңай", - дип билгеләде ул.

Тасманы тантаналы рәвештә  кискәч, Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар күргәзмәне карады, анда исә автомобиль төзү өлкәсендәге казанышлар, шулай ук яңа чимал һәм автомобиль өлешләре тәкъдим ителгән. 

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20