Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.02.2016

Казанда ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү оешмалары арасында конкурс үткәрелә: гыйнвар нәтиҗәләре билгеле

 Казанда эшнең сыйфатын күтәрүгә этәргеч бирү максатыннан, мэр Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, шәһәрдәге ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү оешмалары арасында быел конкурс үткәрелә башлаган. Бүген Казан каласы җитәкчелегенең Башкарма комитет башлыгы Денис Калинкин рәислегендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин конкурсның гыйнвар нәтиҗәләрен игълан итте. Йомгак исә районнар хакимиятләре биргән мәгълүматлар һәм “Открытая Казань” ресурсына мөрәҗәгатьләр санын исәпкә алып, арада шикаятьләр һәм мактау сүзләрен барлап, шулай ук күзәтчелек органнарына, торак һәм административ-техник инспекциягә ризасызлык белдергән мөрәҗәгатьләрне һәм аларның хилафлыкларны төзәтергә язган рәсми кәгазьләрен исәпкә алып чыгарылган.

Гыйнварда, ниһаять, кыш тулы көчен күрсәтеп, җитәрлек кадәр кар яудырды, әмма куелган бурыч-максатларга идарәче компанияләрнең барысына да ирү насыйп булмады, ишегалды җыештыручылар да юлларны кардан арындыруда бер үк төрле уңышлы була алмады, дип вазгыятьне сурәтләде И.Гыйниятуллин. “Йорт яны территорияләренең торышын, түбәләрдән боз сөңгеләрен, кар ятмаларын үз вакытында җыеп алуны районнар хакимиятләре белән берлектә контрольда тотабыз. Эшлисе эшләр бар”, - дип, комитет башлыгы ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтү оешмаларының районнар буенча иң яхшы һәм иң начар эшләгәннәрен атады.

Авиатөзелеш районында “Уютный Соцгород” ҖЧҖ иң шәп подрядчы буларак үзен таныткан, "Восход” ТМШ, киресенчә, - иң начар яктан; Яңа Савин районында "Савиново-38” ҖЧҖ яхшы подрядчылар рәтендә булса, "Химик-8” – иң уңышсызы; Вахитов һәм Идел буе районнарында "Идель Сервис АДС” уңышлары белән горурлана, Идел буе районының "Оржиф плюс” идарәче компаниясе исә бу турыда хыяллана гына ала; Киров районында подрядчы “Успех”ның исеме җисеменә туры килә – ул беренче, “Темп-42”гә исә арттагы урыннан эшләү темпларын арттырып кына котылырга мөмкин; Мәскәү районында “Сурсад” ҖЧҖ хезмәттә үрнәк күрсәткән, "Оржив-1” иадрәче компания исә аның киресе – арттан беренче санала; Совет районы буенча "Жилищник-2” подряд оешмасы һәртөрле мактауга лаек булса, “АлеГадЭм-Сервис” (УК «ЖиК») – иң начары.

Конкурс мәсьәләсендә Искәндәр Гыйниятуллин, бәяләмә һәр очракта да объектив булмады, дип саный. Мисалга ул Авиатөзелеш районындагыны китереп,”Уютный Соцгород” җиңүче дип табылса да, әмма аңа карата “Открытая Казань” ресурсында беркадәр шикаять, мөрәҗәгатьләр, администратв-техник инспекция протоколы да бар, диде. “Безнең бәяләмә буенча, гыйнвар аенда бу районда “Комфорт плюс” ҖЧҖ эшчәнлеге башкалардан яхшырак икәнен күрсәтте: штрафлары юк, “Открытая Казань”га нибары 4 мөрәҗәгать булган”, - сүзләре белән фикерен дәлилләде. ТКХ комитеты башлыгы сүзләренчә, конкурс объективрак булсын өчен бу айда тагын тәҗрибә тупланачак, кыш беткәч, гомуми йомгак ясалачак, айлык нәтиҗәләр исә – шуңа илткән баскычлар гына, димәк, рейтингның соңгы басмасында торучыларга хәлне үзгәртү мөмкинлеге зур.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин исә бу мәсьәләгә район башлыкларын җитди карарга өндәп, иң яхшысы - үзегезгә ишегалларына даими чыгарга, диде. “Күз уңында казанлылар өчен уңайлыклар гына түгел бу, ә куркынычсызлык та”, дип, тиешенчә җыештырылмаган урыннардагыларга “кара көрәк” тапшырырга кирәк, шуның өчен ай саен нәтиҗә чыгара барырга кушты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20