Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2015

Казанда үткән “Лесоруб-2015” III Россия чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

Казанда үткән “Лесоруб-2015” III Россия чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды Татарстан Президенты һәм Хөкүмәте урман тармагы үсешенә зур игътибар бирә.

Бүген бу хакта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” III Россия чемпионатын рәсми ябу тантанасында әйтте. Анда шулай ук РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин барысын да һөнәри бәйрәм белән котлады. “Татарстан Президенты һәм Татарстан Хөкүмәте урман тармагы үсешенә зур игътибар бирә. Татарстанда янгын куркынычы чоры зыянсыз уза, бу инде беренче генә ел түгел. Ышанам, бу алга таба да шулай сакланыр”, - диде ул.

Тантанада Алексей Песошин 31 “Нива” автомобиле ачкычын Алмас Назировка тапшырды. Машиналар район урманчылыкларына биреләчәк.

Аерым алганда, 18-19 сентябрьдә урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” III Россия чемпионаты Казанда уздырылды. Ярышларда беренче урынны Карелия Республикасы урман кисүчеләр командасы яулады, икенче урынны – Татарстан Республикасы командасы, өченче урынны – Чуваш Республикасы командасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20