Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
29.09.2017

Казанда төнлә Лаврентьев урамындагы күпкатлы йорт фатирына ут төрткәннәр

Бүген төнлә янгын сүндерү үзәк пунктына Лаврентьев урамындагы тугыз катлы 22нче йортның бер фатирында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Янгын урынына 48 нче, 3 нче янгын сүндерү-коткару бригадалары, газ һәм электр челтәрләре, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршылап, иренең фатирда янгын сүндерергә тырышуын җиткергән. Янгын икенче катта алар фатирының бер бүлмәсендә чыккан. Дүрт минуттан янгын сүндерелгән. Янгыннан ике квадрат метр мәйданда зыян килгән. Кешеләр зыян күрмәгән. Янгынның беренчел фаразлары — ут төртү.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха