Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.12.2015

Казанда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы узды

Казанда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышы уздыТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында Татарстан предприятиеләренең финанс тотрыклылыгы буенча фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.

Чара ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында барды. Утырышта шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек органнары, шулай ук төбәк предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген предприятиеләрнең финанс нәтиҗәлегенә бюджет керемнәре күләме бәйле, ә алар, үз чиратларында, дәүләт программалары һәм проектларын гамәлгә ашыруны, РФ Президентының “май указлары” үтәлеше, дәүләтнең социаль бурычларын башкаруын билгели, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты керемгә салым республиканың консолидацияләнгән бюджетына төп табыш чыганагы булып тора, дип билгеләп үтте. “Агымдагы елның 9 аенда ТР предприятиеләренең 24 проценты чыгымга эшләгән. Әлбәттә, бүгенге катлаулы икътисади вазгыятьтә предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләрен һәм салым түләүләрен төшерүгә сәбәпләр бар”, - дип саный ул.

Күп очракта бу тышкы факторларга бәйле. Нефть базарында бәяләр төшү, ике яклы санкцияләр кертелү, фонд базарларындагы киеренкелек һәм валюта курслары үзгәреше – болар барысы да предприятиеләрнең икътисади күрсәткечләренә йогынты ясый.

“Мондый шартларда республика министрлыклары каршында эшләүче баланс комиссияләренең нәтиҗәле эшчәнлеге мөһим. Хакимият органнары, барыннан да элек, тармак министрлыклары оешмалар эшчәнлегенә даими анализ ясарга һәм ярдәм күрсәтергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Закон бозу билгеләре булган очракта күзәтчелек органнарына оператив сигнал бирелергә тиеш, беренче чиратта, – салым инспекциясенә, диде Миңнеханов. Аның сүзләренчә, төгәл эш алып бару зарур. “Бизнесның финанс тотрыксызлыгын кисәтү буенча системалы эш алып барырга кирәк. ТР Финанслар министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, республиканың салым органнарына тармак министрлыклары белән бергә квартал саен чыгымга эшләү һәм табыш кимү фактлары теркәлгән предприятиеләр буенча баланс комиссиясе утырышлары үткәрү урынлы булыр, шулай ук бүген риск зонасындагыларны карарга кирәк. Бу эшкә предприятиеләрнең икътисади хезмәтләре, шулай ук финанс аудиторлары актив кушылырга тиеш”, - дип тәмамлады ТР Президенты.

Аннары Татарстанның агымагы социаль-икътисади хәле турында Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов сөйләде. Шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов та предприятиеләрнең финанс тотрыклылыгы мәсьәләләрен кузгатты.

Утырышта шулай ук Россия салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, РФ Финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәтенең ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова һәм «Поволжье» аудитор-консалтинг компаниясе генераль директоры Сергей Никифоров та чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20