Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.02.2016

Казанда ТР Премьер-министры кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XII Бөтенроссия ярышлары башланды

5-6 февраль көннәрендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында ТР Премьер-министры кубогына янгын сүндерү-гамәли спорт буенча XII Бөтенроссия ярышлары һәм әлеге министрлыкның Идел буе төбәге үзәгенең ябык бинада янгын сүндерү-гамәли спорт буенча VII чемпионаты уздырыла. Бүген әлеге ярышларны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Идел буе төбәге үзәге җитәкчесе генерал-лейтенант Игорь Паньшин, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе – ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры генерал-майор Рафис Хәбибуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Республика Хөкүмәте җитәкчесе башкала кунакларын һәм ярышларда катнашучыларны республика Президенты исеменнән сәламләде. Ул соңгы елларда Татарстанда киң күләмле спорт чаралары, шул исәптән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты, уздырылуын искәртеп, шулай да, бүген үткәрелә торган ярышлар – үзгә, чөнки алар турнир таблицасында урын яки төрле дәрәҗәдәге медальләр яулауга гына кайтып калмый, ә сезнең кеше гомерләрен саклап калуга әзерлегезне күрсәтә, дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга.

“Бүгенге рух биредә, Казандагы спорт мәйданчыгында гына түгел, хезмәти бурычыгызны үтәгәндә дә уңыш китерсен. Һәрберегезгә уңышлар, саулык, иминлек телим!” – дигән теләкләрен җиткерде Илдар Халиков.

Игорь Паньшин фикеренчә, илебезнең спорт башкаласы булып танылган Казан шәһәрендә үткәрелә торган бу ярышлар катнашучылар саны ягыннан да, абруе белән дә Россиянең эре чемпионатларыннан калышмый. “Ярышлар яшь спортчыларга югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирер, хөкемдарлар объектив булыр дип өметләнәм. Барыгызга да уңышлар стартлар, имгәнү, җәрәхәтләрсез уеннар телим!” – диде ул.

Игорь Паньшин Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Идел буе төбәге үзәге Спартакиадасында 2015 ел нәтиҗәләре буенча I урынга лаек булган шушы министрлыкның ТР буенча Баш идарәсенә кубок һәм диплом тапшырды, шулай ук башка төбәкләр Баш идарәләренең ярышларда югары күрсәткечләргә ирешкән аерым вәкилләре бүләкләнде.

Тантаналы чыгышлардан соң ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин турнирның мәртәбәле кунакларына истәлекле сувенирлар бүләк итте.

Ярышларда катнашучыларга, традицион рәвештә, татар чәкчәге тапшырылды. Тантана Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын күтәрү белән тәмамланды. Флагларны күтәрү хокукы 10 тапкыр ТР Премьер-министры кубогы иясе булган Татарстан Республикасы командасына бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ТР Премьер-министры кубогына ярышлар тарихында беренче тапкыр быел төп бүләк өчен көрәшкә, ир-атлар белән беррәттән, гүзәл затлар да чыга. Ярышларда катнашучылар саны 450дән артык. Алар Казанга илнең 20ләп төбәгеннән җыелды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20