Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.12.2015

Казанда ТР Президенты катнашында "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан", "TechnoСварка" күргәзмәләре ачылды

Казанда ТР Президенты катнашында "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан", "TechnoСварка" күргәзмәләре ачылды Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 15 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе һәм "TechnoСварка" 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Юбилей күргәзмәләрен тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җиренең икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм совет әгъзасы Николай Алешин, ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Быел күргәзмәдә Россиянең 16 төбәгеннән 153 предприятие, Германия, Италия, Чехия, Кытай, Финляндия, Франция компанияләренең Россиядәге вәкиллекләре, 18 чит ил компаниясе катнаша. Күргәзмәдә металл эшкәртү, металл кисү, гидравлика станоклары, пневмоҗайланма, производствоны автоматлаштыру чаралары, эретеп ябыштыру материаллары һәм технологияләрдә соңгы  башка казанышлар күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миннеханов чыгышында бүген ачылган күргәзмәнең үзебезнең республика һәм Идел буе округы өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. "Татарстан Республикасы - машина төзелеше алга киткән республика. Бүген биредә эре предприятиеләр, вузлар, фәнни-тикшеренү үзәкләре үз эшләнмәләре белән таныштыра. Безнең "Стратегия 2030" да машина төзелеше комплексы үсешенә нигезләнгән. Машина төзелеше комплексы ул машиналар, җиһазлар, детальләр генә түгел, - анда эшләүче кешеләр дә. Белем бирү өлкәсендә мөһим элементларның берсе конкурентлы базарда эшли алырлык лаеклы белгечләр әзерләүдән гыйбарәт", - дип, Р. Миңнеханов Россия Федерациясенең 2019 нчы елда WorldSkills чемпионатын уздыру хокукын отканын искәртте. Президент ассызыклаганча, Казанда үтәчәк бу чемпионатта уңышлы чыгыш ясау өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсенә җитди караш булу зарур.

Р. Миңнеханов күргәзмәдә катнашучыларга, республика предприятиеләренә, чит ил кунакларына активлык күрсәткән өчен рәхмәт җиткерде. "Заманча технологияләр генә көндәшлеккә сәләтле булып, импортны алмаштыру мөмкинлеген бирәчәк", - дип чыгышын тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

Германия кунагы Андреас Край күргәзмәгә машина төзелеше тармагына караган 13 предприятие эшләнмәләрен алып килүе турында әйтте. Ул Татарстан һәм Тюрингия арасында кызыклы килешүләр төзеләчәге турында хәбәр итте.

Аннан соң рәсми затлар символик тасманы кисеп, күргәзмә белән танышуга кереште. Күргәзмәнең эшлекле программасында төп чара Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең координацион совет утырышы, "Инновацион машина төзелеше технологияләре, җиһаз һәм материалар-2015" халыкара фәнни-техник конференциясе булачак. Конференция кысаларында "Машина төзелеше продукциясен җитештерү һәм проектлауда прогрессив технологияләр. Практика, булдыру һәм куллану перспективалары", "Инновацион эшләнмәләр һәм машина төзелеше икътисады", "Кече һәм урта предприятиеләрнең инновацион эшләнмәләре", "Сәнәгатьтә инновацион эретеп ябыштыру технологияләре" секцияләре утырышы узачак. Шулай ук "төбәк инжиниринг системасын формалаштыру теориясе һәм практикасы" темасына түгәрәк өстәл һәм "Хезмәт җитештерүчәнлеген, идарә нәтиҗәлелеген арттыру коралы буларак тиз реакцияле производство" темасына ике көнлек фәнни-гамәли семинар каралган.

Күргәзмәләрне үткәрү барышында ТР Производство субконтрактациясе үзәге тарафынннан Халыкара субконтрактлар биржасы эше оештырылачак, аларда Россия һәм Ауропадан 14 компания 1300 млн сумга заказлар урнаштырачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20