Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2016

Казанда ТР уку йортларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексын гамәлгә кертүгә багышланган семинар булды

КФУның “Уникс” мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүгә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәрестән тыш һәм сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторы әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Соркина һ.б. катнашты. Семинарга мәгариф, физкультура һәм спорт өлкәсендә муниципаль идарә органнары вәкилләре, физкультура укытучылары методик берләшмәләре, республиканың һөнәри белем бирү учреждениеләре физик тәрбия җитәкчеләре, югары уку йортларының физик тәрбия кафедралары мөдирләре, шулай ук тестлаштыру үзәкләре, студентлар спорт клублары җитәкчеләре һ.б. чакырылган иде.

Искәртеп үтик: “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Россиядә Президент Указы нигезендә гамәлгә кертелә. Аның беренче этабы 2014 елның 1 июленнән 2015 елның 31 декабренә кадәр илнең 12 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, сынау режимында үткәрелде. Икенче этабы агымдагы елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр уздырыла.

Хәлил Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге комплексны гамәлгә кертүнең беренче этабында республикада күп эшләр башкарылган, әйтик, тестлаштыру үзәкләре булдырылган, әмма быел тагын да зуррак эш көтә. Аерым алганда, ел ахырына кадәр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенросия физкультура-спорт комплексын мәктәпләрдә, урта һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортларында рәсми рәвештә гамәлгә кертү, шулай ук зурлар арасында сынап карау бурычы куелган. 2017 елдан исә ГТО нормаларын Россиянең барлык төбәкләрендә теләге булган һәркем үти алачак.

Семинар барышында төп доклад белән Александр Карпов чыгыш ясады. Ул ГТО комплексы билгеләмәсенә тулырак тукталып, аның структурасы, норматив хокукый идарәсе, тестлаштыру уздыру тәртибе, сынауларга бәя бирү үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенросия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүнең төп максаты, элеккеге еллардан аермалы буларак, – халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм физик әзерлеге дәрәҗәсен күтәрү, ә сугышка әзерләү түгел, дип билгеләп узды Александр Карпов. Ул хәзерге ГТО комплексының, СССР заманында соңгы тапкыр 1976 елда гамәлгә кертелгәне белән чагыштырганда, 300 аермасы булуын ассызыклап, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” атамасы илнең физкультура-спорт җәмәгатьчелеге соравы буенча сакланып калуына игътибарны юнәлтте. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бүген норматив-хокукый яктан хәл ителмәгән төп 2 мәсьәлә бар. Бу – медицина тәэминаты тәртибе һәм ГТО комплексы судьялары эшен оештыру. Алар тиздән җайга салынырга тиеш: гыйнвар ахырына кадәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм РФ Спорт министрлыгы бу хактагы тиешле карараларны кабул итәр дип көтелә. Александр Карпов ГТО комплексының төп принципларына тукталып, аларның, иң беренче чиратта, үзиреклелек, шулай ук сәламәтлеккә юнәлтелгәнлек, мәҗбүри медицина контроле, төбәк һәм милли гореф-гадәтләрне исәпкә алу кебек төшенчәләрдән гыйбарәт булуын ассызыклады. Ул мәктәп укучыларыннан, аларның әти-әниләреннән ГТОны мәҗбүриләп үтәтүгә бәйле шикаятьләрнең күпләп килүен искәртеп, кеше ГТО нормаларын үтәргә теләми икән, бу – аның хокукы, диде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Соркина китергән мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенросия физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәүдә 260 меңгә якын укучы катнашкан (Бу – республика мәктәп укучылары гомуми санының 69,3 проценты). Шулардан 203 меңгә якыны нормативларны уңышлы үтәгән (ГТО комплексы нормаларын үтәгән укучыларның 78 проценты). ГТО автоматлаштырылган мәгълүмати системасында (ГТО АИС) теркәлгәннәрнең саны 276 меңнән артык. Әлеге системада һәр укучының ГТО нормаларын үтәү нәтиҗәләре билгеләп куела. Жанна Соркина искәртеп узганча, ГТО нормаларын үтәү нәтиҗәләре абитуриентларга вузга укырга кергәндә өстәмә 10 баллга кадәр алу мөмкинлеген булдыра. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанда 30 мартка кадәр 11нче сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының чыгарылыш курсларында белем алучыларның ГТО нормаларын үтәвен төгәлләү күздә тотыла. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20