Казанда төрки халыклар мәдәниятенә багышланган конференция узачак

Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Н.Җиһанов исмендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Россиянең төпле тикшерү фонды булышлыгы белән 2017 елның 12-15 апрель көннәрендә «Үзгәреп торган дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте» дип аталган I Халыкара фәнни конференция уздырачак.
Чараның максаты – төрки халыкларның тел, фольклор, этнография, әдәбият, тарих, иҗтимагый-сәяси, иҗтимагый мәдәни үсеш мәсьәләләренә галимнәрне җәлеп итү. Конференция 13-14 апрельдә Татарстанның Мәдәният министрлыгында (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33.) үтәчәк. Чара 13 апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана.
Конференциядә фәнни үзәкләр, югары уку йортлары укытучылары, мәдәният үзәкләре җитәкәчеләре, чит ил дәүләтләре (Төркия, Әзербайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызыстан) һәм Россия төбәкләре (Чувашия Республикасы, Башкортстан Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы, Карачай-Черкесия Республикасы, Алтай Республикасы, Дагыстан Республикасы, Кабардин-Балкар Республикасы, Кырым Республикасы) вәкилләре катнашачак. Барлыгы 150 катнашучы килер дип көтелә.
Ахыргы хәбәрләр
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова