Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.07.2017

Казанда туган Мәскәү хоккейчысы "Вечерняя игра" кунагы була

Бүген «Вечерняя игра» тапшыруында чын хоккейчы Максим Орлов катнаша. Хоккейчы Казанда туса да, үзенең уен карьерасын гадәти булмаган юл белән башлап җибәрә.

Республиканың «Ак Барс» хоккей командасы мәктәбендә укыйсы хоккейчы үз эшен Мәскәү өлкәсеннән башлап җибәрә. Беренче командасы «Атлант» аны үз мәктәбенә ала һәм Орлов зур хоккейга беренче адымнарын шушы команда белән ясый.

Соңрак «Атлант» клубы юкка чыгып, Мәскәүнең зур тарихка ия «Спартак» хоккей клубы тергезелгәннән соң, Максим Орлов Мәскәү клбуының яшьләр командасында уйный башлый. Узган сезонны Орлов Югары Хоккей Лигасының «Химик» клубында уздырган. Воскресенск шәһәрендә сакчы зур хоккей белән таныша һәм «Спартак» хоккей клубының төп командасына эләгү өчен көч куя.

Кызыксындырган сорауларга хоккейчы сишәмбе, 11 нче июль, «Вечерняя игра» тапшыруында җавап бирә. Тапшыру «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 22:10 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин