Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.09.2015

Казанда урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” Россия чемпионаты башлана

18-19 сентябрь көннәрендә Казанда урман кисүчеләр арасында “Лесоруб-2015” Россия чемпионаты уздырылачак. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чемпионат 2013 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, һөнәри белемнәрне һәм эш ысулларын камилләштерү, шулай ук кадрлар квалификациясе үсешенә ярдәм итү.

Россия чемпионаты, традицион рәвештә, ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырыла. Төбәк этабында югары күрсәткечләргә ирешкәннәр сынауны бәйгенең йомгаклау өлешендә дәвам иттерә, илкүләм чемпионат җиңүчеләре исә ике елга бер тапкыр дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлегенә ия була.

Әйтик, “Лесоруб-2015” һәм “Лесоруб-2016” чемпионаты җиңүчеләре Россия җыелмасына кереп, урман кисүчеләр арасында 2016 елда Польшада үткәреләчәк 32нче дөнья чемпионатында катнашачак.

“Лесоруб-2015” чемпионатына Россиядән 30лап команданың килүе көтелә. Беларусьтан урман кисүчеләр командасы да анда катнашуга теләк белдергән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20