Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.12.2015

Казанда уздырылачак Кышкы китап фестивалендә 2 меңләп кеше катнашуы көтелә

Казанда уздырылачак Кышкы китап фестивалендә 2 меңләп кеше катнашуы көтелә Бу ялларда, ягъни 12-13 декабрьдә Казандагы “Смена” заманча мәдәният үзәгендә (Б.Шаһиди урамы, 7нче йорт) Кышкы китап фестивале уздырыла. Анда 2 меңләп кеше катнашуы көтелә.

. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева һәм “Ad Marginem” нәшрияты баш мөхәррире Михаил Котомин катнашты.

Кышкы китап фестивален “Смена” заманча мәдәният үзәге, Казан мэриясе белән берлектә, уздыра. Кирилл Маевский искәртеп үткәнчә, бу төр интеллектуаль әдәбият фестиваленең ТР башкаласында дүртенче тапкыр оештырылуы. Аның төп чарасы, традицион рәвештә, китап ярминкәсе булачак. Биредә теләгән һәркемгә Россия, шул исәптән Татарстан нәшриятларының китап масс-маркетына кертелмәгән заманча әдәбиятын нәшрият бәяләре буенча сатып алу мөмкинлеге булдырыла. “Быел Кышкы китап фестивале сәнгать темасына багышлана. Бу, үз чиратында, чара кысаларында каралган лекцион программа эчтәлегендә дә чагылыш таба”, – дип билгеләп узды ул.

Аерым алганда, иртәгә 14.00дә Мәскәү кунаклары – “Гараж” заманча сәнгать музее кураторы Екатерина Иноземцева һәм Михаил Котомин катнашында “Сәнгать 1900 елдан башлап: модернизм, антимодернизм, постмодернизм” китабын һәм “Garage Pro” китаплар сериясен тәкъдим итү планлаштырыла. Шул ук көнне 15.30да Россиянең күренекле рәссамы Ирина Корина белән очрашу була. С.Г.Строганов исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясенең коммуникатив дизайн кафедрасы доценты, дизайнер Дмитрий Мордвинцев 17.00дә китап архитектурасы һәм дизайны турында лекция укыячак. Илнең әйдәп баручы нәшриятлары вәкилләре катнашында “Ни рәвешле китап нәшер итү хоббига яки гомер эшенә әверелә” дигән темага түгәрәк өстәл 18.30га билгеләнгән.

13 декабрьдә 12.30да архитектор, язучы, “Tatlin” нәшрияты баш мөхәррире Эдуард Кубенский белән очрашу оештырылыр, 14.00дә тарихчы, Россия дәүләт гуманитар университеты доценты Анна Котомина СССРда, Россиядә үзешчән медиа тарихы турында бәян итәр дип көтелә. Шул ук көнне 15.30 сәнгать белгече, галереячы, арт-тәнкыйтьче, рәссам Лиза Плавинская “Совет китап графикасы авырлыгы һәм нәфислеге”, 17.00дә фәлсәфәче, “Синий диван” фәлсәфи-нәзари журналы баш мөхәррире Елена Петровская “Сәнгатьтән нәрсә кала?” дигән темага лекция укыячак. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты мөгаллиме, дин белгече Илшат Гыймадиев исә фестивальдә катнашучыларны татар шамаиленең традицияләре һәм заманча үзенчәлекләре белән таныштыруы планлаштырыла.

Кирилл Маевский сүзләренчә, фестиваль кысаларында балаларга юнәлтелгән программа да шактый киң күләмле, ул да сәнгать темасына багышлана. Сабыйлар өчен китап ясау, аны иллюстрацияләү һ.б. буенча кызыклы мастер-класслар, әдәби викториналар оештыру күздә тотыла.

Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева әйтүенчә, ТР башкаласында дүртенче тапкыр оештырыла торган бу төр фестиваль матур традициягә әйләнеп бара, казанлыларда шактый кызыксыну уята. Ул фестивальдән фестивальгә анда катнашучылар да, тәкъдим ителгән нәшриятлар саны да артуына, кызыклы очрашулар, мастер-класслар оештырылуына игътибар юнәлтеп, казанлылар тарафыннан бу әдәби чара көтеп алына, дип ассызыклады.

“Ad Marginem” нәшрияты баш мөхәррире Михаил Котомин фикеренчә, китап – шәһәр тормышының аерылгысыз өлеше. Китап кибетләреннән башка кала тиешле дәрәҗәдә үсеш ала аламый.

“Казанда уздырыла торган китап ярминкәсе – уникаль күренеш. Провинцияләрдә ярминкәләр шактый еш уза, әмма, күп очракта, алар “өстән” кушканга, билгеле бер истәлекле дата уңаеннан, оештырыла, – дип сөйләде ул, Казан китап ярминкәсенең халык соравы буенча уздырыла башлавына басым ясап. Михаил Котомин фестивальне уздыру вакытының дөрес сайлануына игътибар юнәлтеп: – Декабрь уртасында барыбыз да Яңа ел каникулларына әзерләнә. Бу – нәшриятларга елга йомгак ясау өчен менә дигән вакыт булса, катнашучыларга – бүләк алырга уникаль мөмкинлек. Ярминкәдә китап кибетләрендә табып булмый торган яхшы, кызыклы китаплар тәкъдим ителәчәк, – диде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россиядә нибары 2 мең китап кибете исәпләнә, чагыштыру өчен: Германиядә аларның саны 5 меңгә җитә. – Бездә китаплар бик күп, әмма китап кибетләре аз. Бу төр ярминкәләр Россиядә чыга торган китаплар күптөрлелеген күрергә мөмкинлек булдыра”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20