Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.04.2015

Казанда уздырылачак Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалы жюри составын Федор Бондарчук җитәкләячәк

 5-9 август көннәрендә Казанда уздырылачак Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалы жюри составын күренекле режиссер Федор Бондарчук җитәкләячәк.

Бу хакта бүген ТР парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, чараны Казанда уздыру турындагы карар Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясенең Генераль Ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән. Моңа кадәр Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале финалы даими рәвештә Милан (Италия) шәһәрендә үткәрелгән. Конкурс комиссиясенең уңай карарына Татарстан башкаласының зур халыкара форумнар үткәрүдәге бай тәҗрибәсе йогынты ясаган.

Ольга Павлова билгеләп узганча, Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалы ачылышын Зөя утрау-шәһәрлегендә үткәрү күздә тотыла.

“Жюри составына күренекле режиссер Федор Бондарчук җитәкчелек итәр дип көтелә. Шулай ук жюри составында Россиянең элеккеге профессиональ боксчысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, актриса Елизавета Боярская, Халыкара Олимпия һәм Паралимпия комитеты, Халыкара спорт федерациясе җитәкчеләре һәм вәкилләре, Россиянең башка күренекле спортчылары булачак”, – дип сөйләде ТР Дәүләт Советы депутаты.

Искәртеп узабыз: финалда дөньяның 5 кыйтгасыннан 200дән артык халыкара кино сәнгате әһеле – режиссерлар, актерлар, продюсерлар катнашуы көтелә. Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе шартлары буенча, континенталь этап җиңүчеләре иҗади эшләрен Казанга алып киләчәк. Алар “Олимпия уеннары – Олимпия рухы”, “Документалистика”, “Спорт трансляцияләре”, “Кино һәм футбол”, “Кыска метражлы фильмнар” һәм “Спорт мультипликациясе” номинацияләрендә бәяләнә.

("Тата-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20