Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2015

Казанда узган атнада 93 мең тонна кар җыеп чыгарылган

 Быел гыйнвар башыннан бирле, гидрометеоүзәк белешмәләре буенча, республикада 45 мм явым-төшем күзәтелде, узган атнада - айлык норманың яртысы кадәр, ә 45 мм – ул айлык норманың 140 проценты, дип белдерде бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкала Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Аның сүзләренчә, сезон башыннан бирле республика башкаласы биләмәләреннән 335 мең тонна кар җыеп чыгарылган, шул исәптән узган атнада – 93 мең тонна. Тәүлегенә шәһәрдә уртача 750 берәмлек техника юлларны кардан арындыру эшенә җәлеп ителгән, эшләр көчәйтелгән режимда башкарылган.

“Эшләр актив төстә башкарылуга карамастан, тротуарларны җыештыру һәм карап тоту буенча хилафлыклар булды, аеруча түбәләрдән торбалар буйлап су агу урыннарында хәлләр шәптән булмады, шулай ук кварталлар эченә керү юлларында. Бу исә һава температурасының кискен төшеп-менеп торуына, технологик операцияләрнең вакытында башкарылмавына бәйле. Моңа нисбәтле рәвештә, юлларны карап тоту предприятиеләрендә җәяүлеләр юлларында бозлавыкны бетерү юнәлешендә көчәйтелгән эшләр алып барыла, һәм, алдагы атнада суыту көтелү сәбәпле, эшләрне якын арада төгәлләү таләп ителә, ә моның өчен кирәкле ресурслар бар”, - диде хисабында И.Куляжев.

Киңәшмәгә рәислек иткән Казан мэры Илсур Метшин, чыннан да, юл хезмәтләренең эше бик киеренке булды, узган атнада бигрәк тә, республикада “Буран” операциясе керткәнче үк шәһәр шуңа әзер булуы аеруча мактау лаек, дип билгеләп үтте. “Юлларда бернинди коллапс булмады, буран нәтиҗәләре вакытында бетерелде. Әмма җәяүлеләр юллары, ишегаллары, бистәләрдәге юллар нисбәтендә ризасызлыклар бик күп белдерелде, кешеләр чисталык таләп итә”, - дип, мэр кар яуганнан соң 3 көн эчендә норматив буенча юллар, ишегаллары тәртипкә китерелергә тиешлеген искәртте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20