Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2017

Казанда узган Беренче лига КВН уеннары "Яңа Гасыр" телеканалында күрсәтелә

Шимбә, 29 нчы апрель, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы КВН Беренче лигасының өченче 1/8 финал уенын күрсәтә. КВН Беренче лигасы быелдан Казанга күчте һәм бәйгенең барлык уеннары Татарстан башкаласында үткәрелә.

Моңа кадәр кабул ителгән күрсәтмә буенча, Беренче лиганың җиңүчесе яңа сезоннан КВН Югары лигасында чыгыш ясый башлый. Узган Беренче лига сезонында мондый уңышка Красноярск шәһәренең "Так-то" КВН командасы иреште. Татарстан тамашачыларына да сөенергә урын юк түгел: 2015 нче елда Беренче лига җиңүчесе булып Татарстан Республикасыннан "Сборная банкетных ведущих", ә 2003 нче елда «Четыре татарина» КВН командалары танылды. Быел КВН Беренче лигасы Казанга күчкәннән соң, бәйгенең редакторлык составы да үзгәрде. Хәзер командаларның әзерлеге өчен яңа Югары лига редакторы Айдар Гәрәев һәм Премьер-лига редакторы Алексей Ляпичев җавап бирә. Беренче лига уеннарының алып баручы вазыйфасын "Союз" командасы капитаны Айдар Гәрәев башкара.

КВН Беренче лигасының өченче 1/8 финал уенын 29 нчы апрель, шимбә кичендә, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында карагыз. Уенның башлану вакыты 22:00 сәгатькә билгеләнгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!