Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2017

Казанда узган халыкара марафонда Данил Гыйниятов катнашкан

21 нче майда Казанда узган халыкара марафонда “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов катнашты. Ул марафон өчен традицион саналган 42 чакрым 195 метр араны 3 сәгать тә 58 минутта узган.

“Ел башыннан әйткән сүзем булды: быелгы төрле ярышлардагы уңышларны “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең 15 еллыгына багышлыйм дидем. Ул үзенә күрә мине дә контрольдә тоту өчен яхшы этәргечкә әйләнде, чөнки татарларда “вәгъдә – иман” дигән әйтем бар. Вәгъдә иткәч, аны эшләргә дә кирәк. Беренче ярыш февральдә узды: чаңгы буенча Казан Халыкара марафонында үз көчемне сынап карадым. Марафон 50 чакрымга исәпләнгән иде, мин мондый зур арага чабуда беренче мәртәбә катнаштым. Марафонны 3 сәгать тә 59 минутта узып чыгарга насыйп булды. Шактый катлаулы һәм авыр иде. Беренчедән, көн салкын булды: 21-22 градус чаңгы спорты өчен салкын дип санала. Икенче дистанция, гадәттәгечә, Габдулла Тукайның туган көнендә Арча районында узды. Анда ел саен “Тукай марафоны” уза. Ул 24 чакрымга исәпләнгән – Арчадан Кырлайга кадәрге ара. Мин бу марафонда катнаштым һәм үземнең яшьтәшләр арасында өченче урынга лаек булдым. Кичә Казан Халыкара марафоны узды. Монысы 42 чакрым һәм 195 метрга сузылды. Бу минем тормышта бишенче марафон һәм шәхси рекорд дип әйтергә кирәк. Мин үземнең моңарчы булган күрсәткечемне 12 минутка яхшыртып, бу араны 3 сәгать тә 58 минутта килдем. Көн ярышлар өчен бик уңышлы һәм әйбәт булды дияргә кирәк – болытлы һәм салкынча һава. Ерак арага йөгергәндә мондый һава торышы уңайлы санала," - дип билгеләде баш мөхәррир.

Марафонда казанлылар һәм республика территориясендә яшәүчеләр генә катнашмаган, ә зур араны Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән спортчылар һәм марафон сөюче тәҗрибәле йөгерешчеләр дә узган.

"Халык күп һәм ярышларда яхшы атмосфера хөкем сөрә. Мин марафонга әзерләнгән арада Свердловск һәм Төмән өлкәсеннән килгән йөгерешчеләр белән аралаштым, алар Казанның чын-чынлап спорт башкаласы булуына инанып киттеләр. Кунаклар белән аралашканда шуны аңладым. Шәһәрнең төзеклеге дә, юлларның яхшылыгы да һәм оештыру дәрәҗәсе дә -  быелгы Казан марафоны узган елгыларга караганда бер башка югары булды. Туклану нокталары да, су белән тәэмин итү дә – барысы да оештыру ягыннан югары дәрәҗәдә эшләнгән иде. Марафонның киләчәге зур дип уйлыйм, чөнки ул кирәкле вакыйга һәм аны халыкара масштабта Нью-Йорк, Бостон, Токио марафоннары дәрәҗәсенә чыгарлык итәргә кирәк. Ул, беренчедән, сәламәт яшәү рәвеше чыганагы булып тора һәм, иң мөһиме, ул Казанны дөнья масштабында таныта. Шуңа күрә бу спорт ягыннан гына түгел, ә сәяси һәм иҗтимагый яктан да отышлы чара. Гомумән, спорттагы быелгы уңышларны телеканалның 15 еллыгына багышлап эшләүне мин үзенә күрә файдалы да булсын дидем,” – дип үз фикере белән уртаклашты Данил Гыйниятов.

Искәртеп узыйк, быелгы Казан марафонында 10 меңнән артык спортчы чыгыш ясаган. Катнашучылар марафонның оештырылу дәрәҗәсе камилләшүен һәм масштаблары арта баруын билгелиләр. 


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!